ТАТ РУС ENG

Мулланың зары

 («Мелла Насреддин»нән)


И Ходаем! бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде;
Бер заманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде.

Кайда аусам мин, халык шул якны куәтләр иде;
Җир йөзе җәннәт иде: дәүләт вә нигъмәт бар иде.

Сүз дәшүче юк иде, мин бер караны ак дисәм;
Һай гомерләр! әһле исламда итагать бар иде.

Ул заманнар һәркем үз хәле белән мәшгуль иде;
Нә бу хәзрәтләрне тәфтиш, нә бу сохбәт бар иде.

Җитмәгәнме мин укыткан? «Мәгърифәт лазем», — диләр;
«Мохтәсар»да хәез, истинҗа, тәһарәт бар иде.

Һәммәсе кяфергә охшашлы бу тар чалбарларың;
Нә мөселманлыкка анларда шәбаһәт бар иде.

Йоклаган, сүнгән татарны баш күтәрттеләр шулар;
Якты көннәр үтте; хәзрәтләргә рәхәт бар иде.

Һичберәү сизмәс иде хәйлә-мәкерләрне минем, —
Мулланы мәгъсум санаудай изге гадәт бар иде.

Куркыта торган идем чын сүзлене тәкфир белән —
Яшьрен эшләрне ачарга кемдә җөрьәт бар иде.  

Бар мөселман шул бозык яшьләр юлын тоткан хәзер, –
Йоклаганмын, үткән ул көннәр ки, форсат бар иде.

Аулар ирдем мин балыкларны бу болганчык судан, —
И кая ул көн ки, халкымда җәһаләт бар иде!

 

Әһле ислам — мөселманнар.
Итагать — буйсыну.
Тәфтиш — тикшерү.
Сохбәт — сөйләшү, аңлашу.
Мәгърифәт лязем — аң-белем кирәк.
Шәбаһәт — охшау.
Мәгъсум — пакь, гөнаһсыз.

(«Мулланың зары». — «Яшен»нең 1908 елгы 2 сентябрь (10 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгәндә «Мелла Насреддин»нән икътибас» дип куелган. Әсәр азәрбайҗан әдәбияты классигы Сабирның «Жалоба старика» исемле шигыреннән иҗади тәрҗемә ителгән («Мелла Насреддин» журналы кул астында булмау сәбәпле шигырьнең русчага тәрҗемәсе алынды). Әсәр «Мелла Насреддин»ның 1906 елгы 12 нче санында басылган. Сабир шигырендә тасвирланган вакыйгада гади картның үткән тормышын сагыну белән чикләнсә, Тукайда киңрәк фикер алына, XX гасыр башы өчен иске карашлы дип саналган татар муллаларының элекке хокукларын югалта барулары, инде узгандагы хакимлекләр кайтмаячагы, шуңа үкенү һәм сагыну хисе ярылып ята. Шигырь бу ягы белән дә иҗади һәм әһәмиятле. Мәскәү дәүләт университеты профессоры Азиз Шәриф «Абдулла Тукай и Сабир» исемле мәкаләсендә болай ди: «По характеру своего поэтического творчества и по индивидуальному жизненному пути Сабир и Тукай очень близки друг к другу. Они не встречались, но не подлежит сомнению, что знали друг друга по печатавшимся в те годы в газетах и журналах стихотворениям».
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынды.
Сабирның «Жалоба старика» шигыренең русчасы түбәндәгечә:
До чего ж я постарел! Палка выпала из рук. 
– Где ты, молодость моя?
Слабость разлита во мне, мой удел теперь — досуг.
Стал терпеть убытки я.

Горя больше в десять раз — лишь начну я вспоминать
О моих прошедших днях!
О, добьюсь ли в жизни я тех счастливых дней опять?
Ох, увы, увы, Аллах!

Поседела борода, согнута моя спина,
Чем я спину разогну?
Ежедневно мажет хной бороду мою жена
Изгоняет седину!

Нет, еще я не забыл развеселых дней моих
С пеньем, музыкой, вином!
Как башку я разбивал сотням слабых и нагих
Этим самым кулаком!

Так на поприще своем добывал я серебро,
Так я золото копил!
Грозной силой кулака я присваивал добро,
Где ты, где ты, юный пыл?

Нет, не сжать мне кулаков, не свершить моей мечты:
У меня опоры нет!
Такова моя судьба. Я спустился с высоты.
Кто спасет меня от бед?

Все молчат, молчат в ответ!
Где же ты, шумной славы след?
Лишь о юности тоску
Я лелею, стар и сед!


Сабир — Сабир (Мирза Алекпер оглы Таирзадә) (1862-1911), азәрбайҗан шагыйре.
«Мелла Насреддин» — азәрбайҗанча рәсемле сатирик журнал, 1906 елда Тифлиста басыла башлый, аңа нигез салучы — Җәлил Мәмәдкулизадә. 1912 елда журнал төрле сәбәпләр белән туктатыла. 1913 елдан кабат үз эшчәнлеген дәвам итә.  1914 елның октябрендә тагын ябыла.  1917 елның башларында торгызылса да, шул ук елда цензура мәҗмуга чыгаруны тыя.  1921 елда Тәбриздә, 1922 дән 1931 елга кадәр Бакуда нәшер ителә.
«Мохтасар» — кыскача дини кагыйдәләр китабы.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 



 

Комментарий язарга


*