ТАТ РУС ENG

Шатлык вә хәсрәт

(Плещеевтән)


Болытлап көн, яшен яшьнәп, каты күк күкрәгәннән соң,
Тонык, шыксыз һава, күзне ачалмаслык бураннан соң, —

Ачылды бер заманны күк йөзе: инде болыт китте;
Күңелгә шул вакыт бертөрле рәхәтлек тулып китте.

Озаккамы вәләкин бу?.. Бераздан диңгез өстендә   
Кара, ямьсез болытлар булдылар пәйда, — шул ук хиндә.

Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;     
Шулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт, канлы яшь берлә.


Шул ук хиндә — шул ук арада.

(«Шатлык вә хәсрәт».  «Әлислах»ның 1908 елгы 23 сентябрь (46 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Бишенче юлдагы «кисәктән» сүзе «Габдулла Тукаев диваны»нда (1909) «бераздан» дип үзгәртелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Әсәр XIX йөз рус шагыйре А.Плещеевнең (1825-1893) «К чему мечтать о том, что после будет с нами» дип башланган шигыреннән иҗади тәрҗемә ителгән. А.Плещеевнең бу шигъри әсәре 1846 елда язылган һәм өч кисәктән тора. Беренчесендә табигатькә хозурлану булса, икенче һәм өченче кисәгендә кешенең социаль хәле тасвирланган. Тукай әсәрендә исә фикер башкачарак — шагыйрьнең дөньяга лирик-фәлсәфи карашы чагыла. Бу очракта Тукай «Плещеевтән» дип куйса да, шигырьдә фикер тирәнрәк алынган. А.Плещеев шигыре түбәндәгечә:
                                   1
К чему мечтать о том, что после будет с нами,
О том, чего уму постигнуть не дано…
Хоть часто тернии здесь смешаны с цветами,
Но все ж земную жизнь бесславить вам грешно.
Отратного и в ней, поверьте, много, много…
Смотрите: гром затих, и ясен свод небес…
И тучи прочь бегут лазурною дорогой,
И шепчет им вослед привет прощальный лес.
Смотрите, как луга вокруг благоухают,
Упитана дождем зеленая трава,
И легкий ветерок с волной реки играет,
И рожь златистая колышется едва…
Прекрасен этот мир! Возможно наслажденье!
К чему ж о гробе нам всечасно говорить… «‘:
Здесь ласки жен и дев и страсти упоенья,
Здесь сердце может всё, что хочет, полюбить!

                                   2

Да! Этот мир хорош; но право наслаждаться
Даровано ли всем могучею судьбой?..
Здесь узники вдали от родины томятся,
Там в рубище бедняк с протянутой рукой.
Тот солнечных лучей напрасно ищет взором,
Не заглянут они в окно тюрьмы его…
Другой на небеса глядит с немым укором,
От зноя отдохнуть нет крова у него!
Не для него красы улыбка молодая,
Его трудов другим всегда назначен плод.
Под тяжким бременем нужды изнемогая,
Прекрасным этот мир бедняк не назовет!..
Но пред лицом творца равны его созданья
И там найдет бедняк за муки воздаянья!

                                    3
Да, верю, верю я, что все пред ним равны…
Но люди не для мук — для счастья рождены!
И сами создали себе они мученья,
Забыв, что на кресте пророк им завещал
Свободы, равенства и братства идеал
И за него велел переносить гоненья.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).



 

Комментарий язарга


*