-
- – Сөймә юкка, көймә юкка, йөрмәче шул кыз белә;
- Бер дә сөйми ул сине, син юкта ул синнән көлә.
-
- – Көлсә көлсен, шул кирәк шул, анда синең ни эшең?
- Әйдә, көлсен ул матур, дөньяга күрсәтсен тешен.
-
- Теш нурын чәчсен дә дөньяны җибәрсен балкытып;
- Җире, күге яктырып китсен әле бер ялт итеп!
-
- («Шәйтанның муенына». Шайтанның муенына. «Әлислах»ның 1908 елгы 17 март (23 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
|