(Бер авыл малае авызыннан)
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, —
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Бик тирән — башындагы каткан бүрек,
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.
Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
«Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты!» — диләр.
Ул заман без барчамыз бик кечкенә,
Зурымызга яшь булыр унөч кенә.
Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык;
Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.
Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш,
Уйнаганны ул карап торган имеш.
Кәйфемезне бик тиз үк кыскартты ул, —
Безне шул чактук хөкемгә тартты ул.
Куркытып казыйга тезләндек хәзер,
Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.
«Казый абзый! Безне син кызган», — димез;
«Һәр усаллык башы шул Таздан», — димез.
«И кизү! Бар тиз китер, ул кайсы Таз?
Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз».
Килде Таз. Без тик торабыз куркышып, —
Барчамыз бертөрле хәсрәткә төшеп.
Кушты казый: «Ят! Сузыл! И Таз пәри!
Тал чыбыктан сез котылмассыз әли!» —
Дип, казый безне дә куймый шелтәли;
Шул вакытта Тазга талны селтәде.
Бер-ике сукты казый, — бу нинди эш?
Бер дә чаж-чож итмидер суккан тавыш.
Нәрсәдер бар монда — бер алдау эше,
Иштеләдер каты нәрсә тавышы.
Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?
Камзулын Тазның күтәреп баксалар:
Хәйлә иткән монда да ул Таз-явыз, —
Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз.
Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,
Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.
Безне гафитте, сугалмый калды ул,
Тал чыбыкка яткыралмый калды шул!
Мөмтаз — аерылып тора торган.
Гафитте — гафу итте.
(«Таз». — «Җуаныч»та басылган. Әсәрнең исеме астына җәя эчендә «Бер авыл алае авызыннан» дип куелган. Текст шуннан алынган.
…Рәсемгә баксагыз. — Бу шигырь беренче мәртәбә рәсем белән басылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).