Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң.
«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;
«Нет, князь, постой!» — диерләр, тотса мәскәүләр якаң.
Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.
Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың»,
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.
Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!
Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать;
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.
Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?
Бер хатынга зар булырсың, тотса мәскәүләр якаң!
Как ты будешь отвечать там — анда ничек җавап бирерсен.
Сыгъмаз ирдең — сыймас идең.
Даже в тюрьму — хәтта төрмәгә.
Нет, князь, постой — юк, князь, сабыр ит.
Монафикъ — икейөзле.
(«Тотса мәскәүләр якаң!» «Яшен»нең 1908 елгы 3 нче (1 август) санында «Гөмберррт!» имзасы белән басылган. Бу тәхәллүсне Тукай беренче тапкыр шунда куллана. Бәкер Яфаров «Тотса мәскәүләр якаң» шигырен «Бакырган» китабындагы бер тезмәгә пародия итеп язылган дип күрсәтә. Тукай «тюрьму» һәм «Нет, князь, постой» сүзләрен кириллицада яза. «Яшен»дә шигырьнең 9 нчы юлында «яхшы дусларың» куш җәягә алынган. «Габдулла Тукаев диваны»ның (1908) эчтәлегендә булса да, шигырь үзе кертелмәгән. Биштомлыкның 1 нче томына (1985) язган искәрмәдә Р.Гайнанов: «Моны цензура үткәрмәгән дип аңларга кирәк: матбугат буенча вакытлы комитет документларында Тукайның бу шигыренә карата «нежелательно» дигән сүз очрый (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 32-фонд, 1-тасвирлама, 235-архив берәмлеге, 6-7 бб.)», — дип аңлатма бирә. Кызганыч ки, күрсәтелгән фонд, Татарстан Милли архивында, Матбугат буенча вакытлы комитет фондына, гомумән, карамый. Бу фонд элек тә, бүген дә 420 нче сан белән йөртелә. 199 нчы жандарм һәм 420 нче матбугат буенча вакытлы комитет материаллары арасында безгә кирәкле мәгълүмат табылмады. Бүген шигырь «Диван» Җыентыгының эчтәлегендә булып та, тексты булмавының сәбәбе ачык кала. Шигырь 1911 елда гына «Яшен ташлары» (2) җыентыгында чыга. Басмаларда үзгәреш юк.
Текст «Яшен»нән алынган.
Әсәр «Бакырган китабы»ның бер шигырен үрнәк итеп язылган һәм «Яшен»дә «Бакыргандин» дип куелган. «Бакырган»да ул шигырь:
Нә кыйлырсың, мескин адәм,
Тотса Газраил якаң?
Ничек җавап бирерсең,
Тотса Газраил якаң?
Байдырмыз дип йөредең,
Фәкыйрьне күзгә элмәй;
Байлыгың һич сәүдә итмәс,
Тотса Газраил якаң!..- рәвешендә килә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).