Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый
(Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри):
«Ни сәбәп, уклар кеби, без берьюлы күктән төшеп,
Бу тәрәзәгә килеп тә бәреләбез шып та шып?»
Бу сөаленә җавапта иптәше әйтә моңар:
«Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар.
Җиткерәбез без аңар бер бик матур шатлык хәбәр:
Алдагы көзгә арыш, һич шөбһәсез, булыр чибәр».
(«Яхшы хәбәрләр». — «Җуаныч»та (1908) басылган. Текст шуннан алынган.
Әсәр шагыйрь А.Н.Плещеевнең (1823-1893) немец шагыйре һәм сәяси эшлеклесе Мориц Гартманнан (1821-1872) алып тәрҗемә иткән «Капля дождевая…» дип башланган шигыреннән иҗади файдаланып язылган. Шигырьнең русча тәрҗемәсе түбәндәгечә:
Капля дождевая
Говорит другим:
«Что мы здесь в окошко
Громко так стучим?»
Отвечают капли:
«Здесь бедняк живет,
Мы ему приносим
Весть, что хлеб растет».
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).