ТАТ РУС ENG

Ачы хәкыйкать


(«Бакырган»нан)


Татар бае — бөлгүче,
   
Төрмәләргә кергүче;
Гомер буе ни кыйлган —
   
Шунда мәгълүм булгучы.

Бай чагында көлгүче,
   
Гайбен-нисен күргүче;
Табылмыйдыр мескинне
   
Тугъры юлга сөргүче.

Бай ул ялгышмый, диләр,
   
Һәр фигъле яхшы, диләр;
Аның һәр дүрт ягына
   
Монафикълар тулгучы.

Малы, мөлке беттисә,
   
Дәүләт, бәхет киттисә,
Малның кадрен белми дип,
   
Чын дустлары көлгүче.



Фигъле (фигыле) — эше.
Монафикъ — икейөзле, хыянәтче.

(«Ачы хәкыйкать». – Яшен»нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында «Татар бае» исеме белән басылган. Исем астына «»Бакырган»нан» диелгән. «Яшен ташлары» (Яшен ташлары. 1 нче җөзьэ/Нашире Су анасы. Казан: «Өмид» матбагасы, 1911.) җыентыгында шигырьнең исеме «Ачы хакыйкать» дип бирелгән. Текст шуннан алынган.
«Яшен ташлары» «Теркәү дәфтәре» буенча 1911 елның 1 августында басылып чыга. Ул авторның «Бер лыгырдау» исемле кереш сүзе белән ачыла. Биредә әлеге җыентыкны дөньяга чыгаруның тарихы һәм ни өчен шушы исем белән атавы бәян ителә: «Мәйдандадыр ки олуг мөхәррирләремездән Фатыйх Кәримов, иң элек аннан-моннан җыеп, «Аннан-моннан» атлы мәҗмуга чыгарды.
Аннан соң Гаяз әл-Исхакый җәнабләре дә, үзләренең төрле урыннарда чәчелеп яткан язуларын бер җиргә җыеп, «Җыентык» исемендә җыйнак кына бер китап таратты.
Болардан соң Фатыйх әфәнде Әмирхан җәнабләре, үзенең вак-төяк тәхриратеннән җыеп, «Вак-төяк» исемле әсәр бастырды.
Бәс, боларны күргәч, минем дә төрле урында чәчелеп яткан «чүп-чарым» исемә төште. Мәзкүр өч мөхәррир кеби, минем дә шул чүп-чарны бер почмакка себереп өясем килде.
Китабымның исемен үземә махсус бер фикер белән «Башындагы чабата» дип куймакчы булган идем дә, «Матбугат клоуны» диярләр дип шүрләдем.
Шул сәбәпле инде туктаган «Яшен» журналы хатирәсе өчен җыйган чүп-чарымны «Яшен ташлары» дип атарга карар бирдем. Шүрәле».
«Бакырган»нан. — «Бакырган» китабы — татарларда кулъязма килеш борыннан укылып килгән мәшһүр китап. Анда ХII–XVIII гасыр төрек-татар поэзиясе әсәрләре тупланган. Җыентыкның күбрәк өлешен XII гасырда Урта Азиядә яшәгән Сөләйман Бакыргани дигән суфи шагыйрь (вафаты 1186 елда) шигырьләре алып тора. Шуңа да китап «Бакырган китабы» дип аталган. Тукай бу әсәрен андагы:
Адәм угълы үлгүче,
Кара җиргә кергүче;
Кем яхшыдыр, кем яман —
Шунда мәгълүм булгучы, —
дип башланган шигырьнең формасын, ритмын файдаланып язган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

Комментарий язарга


*