Б а л а:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
К ү б ә л ә к:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
(«Бала белән Күбәләк». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 29» дип куелган. Шигырь К.Д.Ушинскийның «Родное слово» (Год второй, 1908) уку китабында басылган Л.Н.Модзалевскийның (1837-1896) «Мотылек» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай, андагы төп фикерне сакласа да, күбәләк образын үзенчәлекле итеп, «Мотылек»та булмаган рәвештә сорау-җавап формасында ача.
Мотылек
М а л ь ч и к:
Расскажи, мотылек,
Чем живешь ты, дружок?
Как тебе не устать
День-деньской все порхать?
М о т ы л е к:
Я живу средь лугов,
В блеске летнего дня,
Ароматы цветов —
Вот вся пища моя.
Но короток мой век —
Он не долее дня:
Будь же добр, человек,
И не трогай меня!
(1864)
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).