(«Зиләйлүк» көенә)
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Аз шул бездә байлар – кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шәйтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!
Күрдем әле синең залимеңне:
Һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.
Сизмисең бит син дә – синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мескинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!
(«Эштән чыгарылган татар кызына». «Яшен»нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган, аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
Казанның зур йорт хуҗаларыннан һәм зур сәүдәгәрләреннән булган Гыйльметдин Хаҗи Ибраһимов үз өендәге яшь бер асрау кызны көчли, шуннан соң аны куып чыгара. Тукай, бу вакыйганы ишетеп, үзенең яраткан «Зиләйлүк» көенә салып, әлеге шигырен яза.
«Яшен»дә «Зиләйлүк» көенә дип язылган, исем асты бирелмәгән.
К.Бәкер үзенең бәяләмәсендә бу шигырьне «Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиешле булган» әсәрләр рәтендә саный… Аныңча, «Без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртаклаша аламыз» (Йолдыз, 1909, 2 декабрь.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).