-
(«Сатирикон»нан)
-
- – Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга;
- Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә.
-
- Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса,
- Хатыннар ирке угърында үләрмен мин, үлеш булса.
-
- Хатыннар! Атлагыз алга! Бу юлда шаула, матбугат!
- Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!
-
- Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!
- Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!
-
- Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга;
- Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!
-
- Алар да, ир кеби, шаһлык, хәкимлек намнарен таксын!
- Хатыннан көч тәрәкъкый бәхренә күл-күл булып аксын!
-
- Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!
- Кеше булмак өчен иң-иң беренче шартыбыз безнең!
-
- – Эшем бар бит, хатын, тиз булсана, бирсәңче чалбарны!
- Бу тапланган икән; бир, яхшысы һәм тапсызы бармы?
-
- – Кара, монсы да тапланган! Дидем бит: таплары бетсен!
- Шуны чистартмагансың: җә, хатынмы син? Сыер бит син!
-
-
- «Сатирикон» журналында берәү, хатыннар тарафдары булып, идән буенда: «Хатыннар! Атлагыз алга!» – дип гайрәтләнеп йөри торган бер кешенең, фәкать чалбарын тазартмаган өчен, үз хатынын эт итеп сүккәненнән көлә.
- Миңа килгәч ул шигырь, табигый, миллиләште. Күп кешеләр бу шигырьдән морат (теләк) нәрсә икәнен аңлап җитмәгәнгә, азрак изах (искәрмә) иттем. Мөтәрҗим (тәрҗемәче). (Г.Тукай искәрмәсе).
- Угърында — юлында.
- Халкы дөнья — дөнья халкы.
- Каләме өнса — хатын-кыз дөньясы.
- Тәрәкъкый бәхренә — алга китү (прогресс) диңгезенә.
-
(«Хатыннар хөррияте». «Яшен»нең 1909 елгы 7 нче (2 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка кертелгән.
Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
Тукай рус шагыйре В.В.Князевнең (1887-1937) «Либерал средней руки перед банкетом» дигән шигырен татар мохитенә якынлаштырып тәрҗемә иткән. Русча тексты түбәндәгечә:
За женские права вступаю в смертный бой!
Вперед, соратники! Труби сильнее, пресса!
Да льется женский труд широкою рекой
В безбрежный океан всемирного прогресса!
Дорогу женщине! Да царствует она
На поприщах труда искусства и науки,
Как царствуем и мы!..
Позвольте-с ! Вот те на!
Да что ты, матушка, глупее что-ль, бревна?..
Ты только посмотри!.. Сюда смотри, на брюки!..
Ну! Это что?.. Пятно… Почистить было лень?
Измяты обшлага у глаженой рубахи,
Нет пуговиц совсем… И это каждый день!..
Ведь есть же, черт возьми, подобные неряхи!..
Сатирикон. 1908. № 24. С. 15.
«Сатирикон» — 1908—1914 елларда Петербургта рус телендә чыккан атналык сатирик журнал.
Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә! — Бу юлда Бохарада һәм аның аркылы татарлар арасында да таралган хатын-кызны чапан бөркәндереп йөртү кебек күренешләргә шагыйрьнең тискәре мөнәсәбәте чагыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
-
|