ТАТ РУС ENG

Җир йокысы


Кырга ак кардан
Юрган ябылган;  
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә, —
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.

Язның айлары,
Апрель, майлары,
Бик матур сызлып
Аткан таңнары;

Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.

Коену көн саен
Кояш нурында;
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.

Бу хәлләр җиргә
Барчасы бергә
Калган тик инде
Төштә күрергә.  

Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!

 

Уйку — йокы.

(«Җир йокысы». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер» дип бирелгән.
Текст «Балалар күңеле»ннән алынган.
Тукай бу шигырен И.З.Суриковның «Зима» исемле шигыренең бер өлешеннән иҗади файдаланып язган. Үзе бер урында да күрсәтми.
И.З.Суриков шигыре түбәндәгечә:
Белый снег, пушистый,
В воздухе кружится
И на землю тихо
Падает, ложится.
И под утро снегом
Поле забелело,
Точно пеленою
Все его одело.
Темный лес что шапкой
Припокрылся чудной
И заснул под нею
Крепко, непробудно…
Божьи дни коротки,
Солнце светит мало, —
Вот пришли морозцы
И зима настала.
Труженик-крестьянин
Вытащил санишки,


Шигырьнең бер өлеше.

Снеговые горы
Строят ребятишки.
Уж давно крестьянны
Ждал зимы и стужи,
И избу соломой
Он укрыл снаружи,
Чтоб в избу ветер
Не проник сквозь щели,
Не надули б снега
Вьюги и метели.
Он теперь покоен —
Все кругом укрыто,
И ему не страшен
Злой мороз, сердитый.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*