Кит әле син, аксакал кыш! Күр, әнә таудан туры
Тәгәридер ул матур кыз — язның алтын фәйтуны.
Тиз югал, и Кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың,
Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын!
Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч, алмаслары,
Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.
Фәйтун (фаэтон) — көймәле экипаж, арба.
Алмас — алмаз.
(«Кышка бер сүз». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада бу шигырь «Кыш белән бәхилләшү» дип исемләнгән, ә язылу вакыты «1909» дип куелган.
Текст «Балалар күңеле»ннән алынган.
Шигырь А.Н.Майковның «Весна» исемле шигыреннән өлешчә файдаланып язылган. Шигырьнең тексты түбәндәгечә:
Уходи, зима седая,
Уж красавицы весны
Колесница золотая
Мчится с горной вершины!
Старой спорить ли, тщедушной,
С ней — царицею цветов,
С целой армией воздушной
Благовенных ветерков!
А что шума, что гуденья,
Теплых ливней и лучей,
И чиликанья, и пенья!
Уходи себе скорей,
У нее не лук, не стрелы,
Улыбнулась лишь — и ты,
Подобрав свой саван белый,
Поползла в овраг, в кусты!..
Да найдут и по оврагам!
Вон — уж пчел рои шумят,
И летит победным флагом
Пестрых бабочек отряд!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).