Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан төя тугъмас, —
Диләр безнең гыйлем әһле. — Ышанмаңыз, бу ялгандыр:
Үзем күрдем бүген – безнең заманда могҗиза бардыр:
Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде,
Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.
Гыйлем әһле — укыган, галим кешеләр.
(«Могҗиза». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
Ярылмас ай икегә… — дини риваять буенча җирдәге могъҗизаларына ышанмыйча, сихерче дип атап, Мөхәммәд пәйгамбәрдән күктә могъҗиза күрсәтүен, мәсәлән, кодрәте белән айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар. Мөхәммәд моны үтәп чыга, имеш. Бу риваять дини эчтәлекле китапларда да чагылыш тапкан. Мәсәлән, Таҗетдин Ялчыголның (1768—1838) «Рисаләи Газизә»се. Шәрхе «Сөбәтел-гаҗизин» дигән китабында:
Мәдәд кыйлса Ходай галәм арай,
Хәбиб итсә ишарәт, айрылыр ай, —
дигән икеюллык бар.
Тукай менә шуларга ишарәли.
…кара таштан төя тугъмас. — Дини риваять буенча сәмүд халкын хак дингә өндәргә килгән Салих пәйгамбәрдән үзенең Аллаһы Тәгалә вәкиле икәненә ышандыру өчен могъҗиза күрсәтүен сорыйлар: «Менә шул кара таштан дөя чыгар», — диләр. Салих таягы белән сугуга, бик шәп бер ана дөя пәйда була. Аңа карап сәмүдләр барыбер күктәге Аллаһы Тәгаләгә иман китермиләр, пәйгамбәр китү белән, дөяне суеп ашыйлар. Югарыдагы сүзләре белән Тукай Коръәндәге шушы риваятькә ишарәли.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).