Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
Шагыйранә — шигъри, поэтик.
(«Сабыйга». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип куелган, шигырьнең 7 нче юлы «Син әле үс һәм укып шунда аңларсың барын» дип бирелгән.
Текст «Балалар күңеле»ннән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).