Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».
Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».
Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.
Суыңнан анда баткак, монда баткак,
Синең бар белгәнең – җир былчыратмак.
Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар, яумасайде, дип телидер».
Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».
Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан эсселектә хәдтән узды.
Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән,
Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».
Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.
Әгәр мин яумасам, багълар шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».
Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач,
Бере-берсен яманларга тырышкач, —
Татулашты, килештеләр ахырда
Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.
Шулай бетте боларда сүз вә тартыш,
Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.
Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә,
Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».
Кояш, Яңгыр әле бу көнгә чаклы
Бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакъны.
Яумасайде — яумаса иде.
Хәд — чик.
Багъ — бакча.
Рәхмәтеңлә — рәхмәтең белән.
Иттифакъ — килешү, союз.
(«Яңгыр илә Кояш». — «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).