Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш.
Күңелдә яткучы изге хәзинә
Вакытлыча китә үз мәэхәзенә.
Бушап күңлем, була рухымда тәгътил,
Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил*.
Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» — диләр.
Җавабымда: «Вакыт юк, — дим аларга, —
Бушамыйм бу арада язгаларга».
Шулай кайчак кесәгезнең төбендә
Беләсез юклыгын ярты тиен дә,
Сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!»
Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»
*Бернәрсә дә җентекләп тикшерелми.
Мисале гыйһне мәнфүш — тетелгән җон кебек.
Үз мәэхәзенә — үз урынына.
Тәгътил — ял.
(«Кайчакта». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 2 май (534 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.
Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Биографиясеннән күренгәнчә, 1910 ел — шагыйрь өчен бик авыр чор. Сатирик «Яшен» журналы чыгудан туктагач, Тукай ике кулсыз калгандай була. Ниһаять, «Яшен»гә алмашка «Ялт-йолт» журналы килә. Ләкин сәламәтлек ягыннан Тукайның күңеле тыныч түгел. Бу чор матбугатына игътибар итсәң, апрель-май айларында шагыйрьнең кулы эшкә бармаганлыгы, аның журнал сораганга яисә инерция беләнрәк кенә язганлыгы күренә. Күңеленең халәтен үзе үк шушы «Кайчакта» шигырендә искәртә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).