ТАТ РУС ENG

Кәҗә тугърысында

Бер заман йорт кошлары, хайваннары
Хуҗаның каршына килделәр бары:
— И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! —
Дип, сакалын селкетеп сөйли Кәҗә:
— Үзеңә мәгълүм, сиңа мин сөт бирәм;
Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп бирәм.
Син, дөрест, ачтан мине үлтермисең,
Ни өчен җимне туярлык бирмисең?
Туймагачтын, мин караклыклар итәм,
Чит кешеләр бакчасын таптыйм, тетәм.
Урлаган чакларда, бик күп мәртәбә
Көчкә ләкми калды сыртым тәртәгә.
Бар кеше дә: «Ул Кәҗә залим,— диләр, —
Ул Кәҗәме? Ул Кәҗә!» — дип тиргиләр.
*
Китмәсен хак сүзгә һич кәйфең синең,
Күргәнең бармы Кәҗә бәйтен синең?
Әмма соң анда каты теткән мине,
Бер дә кызганмастан эт иткән мине.
Ул китапка мин ничек тәкать тотыйм?
Тыңлагыз, Хуҗам, хәзер бәйтен укыйм.

 

У к ы й:

«Ул Кәҗәнең ике исме булыр имеш,
Берсе Кәҗә, берсе Каза булыр имеш,
Ул Кәҗәне ярлы кеше асрар имеш,
Сыер урнына сөтен савып эчәр имди.
Ул Кәҗәнең айрылыдыр тояклары,
Бакчачендә гизәр аның аяклары;
Калмас аннан кәбестә, суган кыяклары, —
Һәр суганның башын кыркып йөрер имди.
Игътибар юк ул Кәҗәнең сакалына,
Кыйнамыйча килмәс асла гакылына;
Ул Кәҗәне кайда күрсәң шунда кыйна, —
Язык булмас, бәлки сәвап булыр имди.

 

Тәкать тотыйм — чыдыйм.
Бакчачендә — бакча эчендә.
Асла — һич, һичбер вакытта.
(«Кәҗә тугърысында». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
«Ялт-йолт»та «Газеталардан» дигән баш астында мондый юллар китерелә: «Бездә кәҗә асраган кешеләр, бик начар нәселләрне генә асрап, һичбер төрле карамаганлыктан, елына 10-25 чиләктән артык сөт ала алмыйлар. Хәтта җәй көнендә, «ул үзенә ашарга таба» дип, бер дә ашатмыйлар да. Шуның өчен кәҗә һәртөрле караклыкларга бирелеп, «нәфрәте гомумия»гә мөстөхикъ* (бөтен кегенең нәфрәтен казануга лаек) буладыр. («Сөт кәҗәсе». «Йолдыз, 508 номер, 23 февраль».) Шуннан соң эре хәрефләр белән «Бу хосуста кәҗәнең үз фикере» дип куела, һәм шигырь башланып китә. Журнал вариантындагы «Бакчачендә гизәр аның тояклары» дигән юл Биштомлыкның 2 нче томында (1985), рифма җәһәтеннән булса, кирәк, «Бакчачендә гизәр аның аяклары» дип үзгәртеп басылган.
«Имеш» һәм «имди» рефреннарын куллану «Кыйссаи Йосыф»тагы шигырь төзелешенә охшашлы итә.
 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*