Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Русия кояшы бүтән еллардагыча нурын киметми, дөнья йөзенә чыраен сытып, салкынлык бирергә ашыкмый.
Бу ел ноябрь ае керде. Русиянең агар сулары бозланмый, һаман ага да ага.
Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Русия көз көненә махсус ачы вә үзәк өзгеч җилләр исми.
Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин кыйбла якның кошлары китми.
Бу ел бөтен табигатькә ят бер хәл вакыйгъ булган. Бер олугъ һәлакәт булачагын алдан сизгән җанварлар кеби, галәме табигать тирән бер хәвеф вә дәһшәт эчендә.
Тавыш та, тын да юк!
Бу тугърыда халык уйлый, аптырый. Ләкин бу хәлнең сәбәбен белә алмый.
Бөтен җанварларның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһале Толстой җәнабләре түшәктә!
Үләрме бу мөхтәрәм шәех? Әллә терелерме?
Тагы берничә генә ел артык дөнья халкы күңеленә кодсият нуры чәчүендә дәвам итәрме?
Менә галәме табигать хәвеф вә изтираб тулган бер сөкүнәт эчендә шушы ике сөальгә җәнабе Хода тарафыннан ничек дип җавап киләчәген көтә.
Бөтен табигать, мөхтәрәм шәех гафиәт тапса дир, нәзерләр әйтә;
Кояш, Толстой терелсә, дөньяга кыш буласы айлар да да көлеп, шатланып кына карармын, салкыйнар ясамам, ди.
Агар сулар һаман, көзгә карамыйча, агарга; ачы җилләр дә исмәскә сүз биргәннәр.
Кошлар да агач башларын чуарлап кунышканнар, гадәттәгечә шаулашмыйлар, алар да тын гына, фаҗигъ бер вакыйга көтәләр. Толстой хәзрәтләре терелсә, һаман Русиядә калып, кыйбла якларына канат селекмәскә гаһед итешкәннәр.
Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды.
Толстой вафат!
Кояш йөзен чытты. Агълады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар.
Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр.
Караңгы. Күңелсез. Салкын.
*
Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы, өзелде.
Италиядә һушы китеп егылган Максим Горький шул мөбарәк тәсбихтән өзелеп төшкән бер төймә иде.
Нәсрән — чәчмә итеп.
Вакыйгъ булган — килеп чыккан.
Галәме табигать — табигать дөньясы.
Инсан — кеше
Шәех — аксакал.
Кодсият — изгелек.
Хәвеф вә изтираб — курку, дулкынлану.
Сөкүнәт — тынлык.
Сөаль — сорау.
Гафиәт табу — сәламәтләнү,
Нәзер әйтү — нинди дә булса изгелек эшләргә үз-үзеңә вәгъдә бирү.
Фаҗигъ — кайгылы, фаҗигале.
Гаһед итешү — сүз куешу.
Дәфгатән — кинәттән.
Вә гайре, вә гайре — һәм башка, һәм башка.
Мөхәррир — язучы, әдип.
(«Мөбарәк тәсбих өзелде». —«Ялт-йолт»ның 1910 елгы 13 нче (15 сентябрь/ санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.
«Ялт-йолт»та 2 нче кызыл юлда «…күптән вакыт булса да катмый, һаман ага да ага».
5 нче кызыл юлда: «Һәммәсе секундта бер олугъ… һәлакәт булачагын».
15 нче кызыл юлда: «…чуарлап кунышканнар, әүвәлгечә шаулашмыйлар, тын гына фаҗигъ вакыйга көтәләр».
18 нче кызыл юлда «агар сулар дәфгатән агудан туктадылар…» дип бирелә.
Тукай Лев Толстойның үлеме уңае белән язылган бу язмасын шигырьләр җыентыгына урнаштыра һәм почмагына:
Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве,
Мәсьәлә бик зур — сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве, —
дигән эпиграф куя. Аннан күренгәнчә, тетрәткеч вакыйга Тукайны шигырь язарга этәрә, әмма үзе күрсәткән сәбәпләр аркасында ул проза жанрына мөрәҗәгать иткән. Шулай да әсәрне шигырь җыентыгына кертә, чөнки «Мөбарәк тәсбих өзелде» — нәсер, хәзерге төшенчә белән әйткәндә, чәчмә шигырь. Формасы, башлам рефреннары, аллегория, метафора, сынландыру, эчке рифма, сурәтле сүзләр — барысы да шигырь арсеналыннан.
Л.Н.Толстой 1910 елның 7 (20) ноябрендә вафат була. Г.Тукай нәсере исә журналның 15 сентябрь датасы белән чыккан санында басылган. Ничек аңларга? Эш шунда ки, ул чагында журналлар, аеруча демократик юнәлештәге басмалар, материаль кысынкылыклар сәбәпле генә түгел, цензура киртәләре аркасында да (реакция чоры!) нык соңлап чыгалар. Бу очракта «Ялт-йолт»ның 15 сентябрь саны ай ярымнан артык вакытка соңлаган, типографиядә басылуы Толстой үлгән көннәргә туры килгән. Ялт-йолтчылар, оперативлык күрсәтеп, Тукай нәсерен тиз генә шушы санга урнаштырганнар.
Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец — биредә сүз Андреев Леонид Николаевич (1871-1919), Максим Горький (Пешков Алексей Максимович) (1868-1936), Потапенко Игнатий Николаевич (1856-1929), Куприн Александр Иванович (1870-1938), Сологуб (псевдоним, чын фамилиясе — Тетерников) Федор Кузьмич (1863— 1927), Мережковский Дмитрий Сергеевич (1866-1941), Скиталец (псевдоним, чын фамилиясе — Петров) Степан Гаврилович (1869-1941) турында бара.
Мәръям анасы, яки имамы — бер җепкә тезелгән тәсбих төймәләре арасында баш төймә. Монда күчермә мәгънәдә.
Һушы китеп егылган Максим Горький — шул чактагы газеталардан алынган хәбәр. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).