ТАТ РУС ENG

Нәсыйхәт

Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.
Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы;
Кул суза, мескин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.
Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!
Булса — бир, булмас исә – җайлап сөйлә булмаслыгын,-
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын!*
*Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенен хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» — дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды (Г.Тукай искәрмәсе).
Ихтыяҗын гарз (гарыз) итеп — үтенечен әйтеп.
Инсаният — кешелек.
Вафа — кызгану, миһербан.
Мәртәбә — дәрәҗә, чин.
Тәнбиһ итү — кисәтү.

(«Нәсыйхәт». «Йолдыз»ның 1910 елгы 7 гыйнвар (488 нче) санында «Г.Тукай» имзасы белән басылган.
Текст «Күңел җимеш ләре»ннән (1911) алынган.
Хозыр Ильяс — дини мифологиядә дөнья беткәнче үлмичә яши торган, яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка яманлык белән әҗер кайтаручы пәйгамбәр. Христианнарда — Илья-пророк.
Шигырь Коръәннең 113 нче «Фәлакъ» («Таң») сүрәсенә ияреп язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

Комментарий язарга


*