— Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән чәчәкләр берлә,
Вә төрле күбәләкләр дә күңел ачкан алар берлә.
Агар су, татлы, салкын, саф гаҗәиб чишмәләр, күлләр,
Куаклыкларда сайрар сандугачлар һәм дә былбыллар.
Суда йөзгән балыклар һәм үсеп торган бу зур таулар,
Чебен, черки вә ерткычлар, кәҗә, ат, барча җанварлар?
— Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.
(«Ана илә бала». «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган.
1912 елда педагог Хәлим Искәндәров әсәрне «Белем йорты» исемле дәреслек-хрестоматиягә дә урнаштырган.
«Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр: «Ана белән бала», «Мигъраҗ» шикелле бөтен җәһәтләреннән тәкъдир ителерлек шигырьләр язылалар… Ләкин «тормышның шагыйрь эзли торган» нурлы почмагы һаман табылмый кала», — дип язалар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).