Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм,
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!
Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! —
Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң.
Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?
Җилкенәмен — бер басарга өч басам.
Каршыма чыкма, кояш, син – канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!
Катле нәфситсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!
Мәүхыйф — туктый торган урын.
Катле нәфситсәм (нәфес итсәм) — үз-үземне үтерсәм.
(«Читен хәл». «Шура»ның 1911 елгы 17 нче (1 сентябрь) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «14 июль, 1911 сәнә» дип куелган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).