(Плещеевтән)
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Иҗтиһад — тырышлык.
(«Эшкә өндәү». — . «Күңел жимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. Бу шигырь шул чордагы русча уку китапларында бик күп басылып килгән Я. Гротның «Труд» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
Дети! Надо трудиться:
Бог нас создал для труда.
Ах, от праздности родится
Много горя и стыда!
В жизни лучшие мгновенья
Покупаются трудом;
Сладкий час отдохновенья
Лишь усталому знаком.
Цвет здоровья возвышается,
Прелесть всех житейских благ;
Тот полный его вкушает,
Кто проводит день в трудах.
Не в богатстве счастье наше;
Но кому же нищета
И ее лохмотья краше,
Чем достаток, плод труда?
У прилежного веселье
Украшает дом и стол;
Скуку лишь дарит безделье;
Праздный голоден и — гол.
Тот, кто хочет доброй славы,
Должен хлеб свой в поте есть:
Не за игры и забавы
Достается людям честь.
Без усилий, без терпенья
Не бывал никто велик;
Труд — источник возвышенья:
Счастлив, кто к нему привык!
Дети, дети, не лениться!
Труд всегда приносит плод:
Будешь смолоду трудиться —
Встретишь старость без забот.
8 строфадан торган шигырьне Г.Тукай 3 строфага калдырып иҗади тәрҗемә иткән.
«Күңел җимешләре»ндә «Эшкә өндәү» шигыре исеме астында «Плещеевтән» дип басылуы хата булса кирәк.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).