ТАТ РУС ENG

Иртә


Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.

Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә  
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.

 


Мәшрикъ — көнчыгыш.
Гарык булу — чуму.

(«Иртә». — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырьнең баштагы 3 строфасы «Бәянелхак» газетасы тарафыннан чыгарылган «Мәгълүмат» (1908) исемле игълан-рекламалар җыентыгында «Караван» чәй фирмасы рекламасы рәвешендә имзасыз басылган «Тәүлек» дигән әсәрнең баштагы өлешен тәшкил итә. Шуңа соңгы дүртьюллык кушылып, «Күңел җимешләре»ндә (1911) мөстәкыйль шигырь төсендә басылган.
Р.Башкуров Тукайның «Иртә» шигыре А.С.Пушкинның «Вишня» исеме белән басылган әсәрнең «Утро» дигән өлешеннән файдаланып язылганлыгын ассызыклый. Менә ул шигырьнең тексты:
Утро
Румяной зарею
Покрылся восток.
В селе, за рекою,
Потух огонек,
Росой окропились
Цветы на полях,
Стада пробудились
На мягких лугах.
Седые туманы
Плывут к облакам,
Гусей караваны
Несутся к лугам,
Проснулися люди,
Спешат на поля,
Явилося солнце,
Ликует земля!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*