Инде динне ташлыйлар,
Уразада ашыйлар;
Оялмыйча Алладан,
Ничек гает ясыйлар?..
Барсы качып ашады,
«Көндез сәхәр» ясады;
Тәкъва, суфи байларның
Чиктән узды фәсады.
Без, шайтаннар, богауда
Гомер иттек бу айда.
Кодрәт бавын өзәргә
Без шәйтанда көч кайда?!
Без тик тордык богауда.
Ник аздылар бу айда?
Гөнаһ эшне юк файда
Инде безгә сылтауда.
«Шәйтан аздырган», имеш!
«Юлдан яздырган», имеш!
Кире татар, иң элек
Вөҗданың берлән килеш!
Хитаб — эндәшү, мөрәҗәгать.
Фәсад — бозыклык.
(«Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хитабы». – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 27 нче (11 сентябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган һәм «Иблиснең гайде фитыр тантанасы» дип исемләнгән. Җәяләр эчендә: «Үзе гармун уйный», төшермәде: «Иблис тантанасы рәсеме ахыргы биттән каралсын», — диелгән. Журналның ахыргы битендә иблис тантанасының рәсеме бирелгән: бер көтү мөгезле җеннәр бииләр, берсе гармунда уйный.
Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
Тукай бу шигырендә кайбер кешеләрнең бик диндар, тәкъва күренеп тә, азып-тузып йөрүләренә шәйтан гаепле дип, үзләренең гаебен «шәйтан»га сылтауларыннан көлә.
Иблис — ислам динендә Алла кушуы буенча Адәм пәйгамбәргә табынырга теләмәгәне өчен ләгънәтләнеп, күктән сөрелгән фәрештә; ул кешеләрне аздырып кына йөри, имеш.
«Көндез сәхәр» ясады — Ф.Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар (Замана хикәячеге)» дигән әсәре бар. Анда татар яшьләренең, уразадан качу өчен, кемнең дә булса квартирасына җыелышып, картлардан яшереп, көпә-көндез «сәхәр ашаулары» — заманында бик таралып, телгә кергән күренеш тасвирлана. «Җан азыклары»нда «Көндез сәхәр» сүзләрен тырнаклар эченә алуы Тукайның Әмирхан әсәренә дә ишарәләвен күрсәтә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).