Язасылай сүземне язалмыйм,
Ни булдикән минем каләмгә?
Язам, диеп кенә утырсам да,
Вакътым гына китә әрәмгә!
Булдикән — булды икән.
(«Сакмар суы» көенә. — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган.
Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» (1913) мәкаләсендә «Сакмар суы» көенә» (1911) шигыре хакында: «Бервакыт үлем белән шаярып сөйләшкән Тукаев хәзер дөньяга куркып, рәнҗеп һәм җәберсенеп карый. Үзен ят вә мәхәббәтсез кебек хис итә… Аңа гүя әйберләрнең дә төсе үзгәргән булып күренә», — дип яза. (Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 т. Казан : Татар. кит. нәшр., 1978. 155 б.). (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).