«Ямьле кичтә күл буенда ултырам.
Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята».
— Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам, —
Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.
«Күк йөзендә нурлы ак йолдызлары
Ялтырыйлар: шау-шусыз, тып-тын кичә»
Җиңгәчинең төн буе бар кызлары
Хаҗи байны сый итәләр төрлечә.
«Якты кичтән айрылалмый җан минем;
Сандугач сайрый турымда, моңлана».
— Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем
Гүр кебек, — дип, бай малайдан шомлана.
«Сайрый кош иркен гомер, хөр дөньяны;
Мин аның җыр, моң-зарын нәкъ аңлыймын».
Иске корсактан килә өн: мин яңы!
«Әссәлам!» берлән тотам ислам динен!
«Мәңге шул төн булсачы! Ямьле ничек!
Җанкәем дә килсә — бит оҗмах була!»
Акчага мөмкин сыйрат күпрен кичеп,
Акчага Гыймуш та хур кочмак була.
«Күлнең артында берәү моңлап көйли:
Җыр белән су каушалар — китте үбеш!»
Бер тәрәкъкыйче имам фикрен сөйли:
— Ишмиләр юкка түнәр, булса сугыш!
«Төн буе мин Аллага әйтәм хәмед, —
Тын галәмне бар кыйлучы Тәңремә».
Мактана Ишми: «Кидердем бит камыт!
Күп җәдитне мин җибәрдем кабренә».
«Күп тә тормый, атты әкрен якты таң,
Нурлы йолдызлар берәмләп сүнделәр».
Бер «кара көч» әйтте: «Аклыкны ватам!»
Бәндәләр «төнгә» ахырда күнделәр.
«Каршылады таңны сайрап сандугач;
Башка кошлар да кушылды, сайрыйлар».
Хаҗитарханда Камил булган агач;
Сәйяр «артистлар» да корсак кайрыйлар.
«Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү,
Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы».
Бетмәде шул «Мөхбире» дә, «кых, тефү!»
Һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.
Тәрәкъкыйче — прогресс.
Хәмед — мактау сузе.
Хаҗитархан — Әстерхан.
(«Шигърият һәм нәсер». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 22 нче (1 май) санында «Сөенче Алаев» имзасы белән басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
«Сөенче Алаев» имзасын Тукай бүтән кулланмый. Имзадан ук күренгәнчә, Тукай бу шигырен шагыйрь С.Сүнчәләйгә (1889-1937) пародия итеп язган. Чыннан да, С.Сүнчәләй иҗатының башлангыч чорында тормышның чәчәге һәм сандугачы хакында җырларга ярата. Тукай бу шигыре белән яшь шагыйрьгә (һәм бер аңа гына да түгел!): менә тормышның чәчәкле-сандугачлы ягы (строфаның баштагы ике юлы), менә аның чәнечкеле ягы — нәсере (тормыш прозасы) дип күрсәтеп бирә.
Ишми — «Кайда? Кем?» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин.
Хаҗитарханда Камил булган агач — бу урында Әстерхан шәһәрендә дә чыгыш ясаган Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның (1907 елдан ул җырчы булып китә) үз репертуарына карата талымсызлыгы тәнкыйтьләнә.
Сәйяр «артистлар» да корсак кайрыйлар — «Сәйяр» труппасы артистлары ачлы-туклы ил гизеп, мәдәният нуры тараталар.
…Бетмәде шул «Мөхбире» дә, «кых, тефү!» һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы, – «Мөхбир» — «Казан мөхбире» газетасы; аның яшьләргә тупас «Без»е белән кадарга тырышуы Тукайның теңкәсенә тигән. Монда икеюллыкның бер юлында — «Мөхбир», икенчесендә С.Рәмиев искә алынуы аңлашыла: вакытында С.Рәмиев — «Без»не оештыручы һәм анда иң күп язучы. Икенче яктан, шигырь үлчәме өлкәсендәге эзләнүләрендә С.Рәмиев субъектив, формаль карашларга да (мәсәлән, Әстерханда 1907-1914 еллар арасында чыккан «Идел» газетасының редакциягә килгән шигырьләргә консультацияләрендә, анализларында) юл куйды. С.Сүнчәләй шигырьләренә дә тикшерү үткәрде. Әлбәттә, С.Рәмиев күпчелек очракта дөрес, квалификацияле анализ ясый. Әмма С.Сүнчәләй, күрәсең, Тукайга үзенең ризасызлыгы хакында язган. Тукай аңа: «С.Р.нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен», — дип киңәш бирә (1911 ел, 1 гыйнвар хаты).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).