Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, —
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма «хатын-кыз» дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
Өйләнмәк бер-берәүнең җәбре-хаһре өсткә менмичә —
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча.
Үземнән гыйлавә
Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр, дип, вә ялгыз, дип;
Сөйли тел: «Кайнигәч, кайне, кәләш, – дип, – һәм дә балдыз», — дип.
Гыйлавә — өстәмә.
(«Толстой фикере». — Толстой фикере. «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында имзасыз басылган. Текст «Җан азык лары »ннан (1912) алынган.
Шигырьдә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылык карашларын уртаклашуы күзгә ташлана. (Толстой хатын-кызларны ирләрнең эшчәнлегенә зыян китерә дип уйлаган.) Шул ук вакытта «Толстой фикере»нә үзеннән кушып язган «Үземнән гыйлавә»не җиңелчә шаяру, юмор белән тәмамлый.
Ә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылыгы милләтенә олы мәхәббәт, аның мәдәниятен, әдәбиятын үстерү һәм аңа фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы уй-фикерләре белән тыгыз бәйләнгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).