Күп «җыланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борла-сырла, бәдбәхетләр, үрмәлиләр тәхтемә.
Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем,
Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма!
Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән;
Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма.
Дөньядан туйдым, өмидем юк, алар күпсенсә дә;
Тик мин үлгәчтән, карагыз, типмәсеннәр нәгъшемә!
*
Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна;
Анда тормакка һәвәслек берлә ваклар мөбтәля.
Якты йөз берлән алам каршы авырлык, ауруын;
Чүпкә дә саймыйм йөрәккә кап-кара кан саулуын.
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Золмәт — караңгылык.
Нәгъшемә — табутыма.
Фәна — бетә торган.
Мөбтәля — «мавыгалар» мәгънәсендә.
Саймыйм — санамыйм.
(«Дошманнар». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст
шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))