Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, —
Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак.
Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре,
Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре.
Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.
Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад:
Ник үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад.
Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк!
Интикадка мөтәгалликъ — тәнкыйтькә бәйләнешле.
Игътимады — таянуы.
Игътикад — ышану.
Хаким — судья, бәяләүче.
(«Интикадка мөтәгалликъ». — «Җан азыклары»нда
(1912) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).