Җилбер-җилбер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм;
Өзлеп такмак әйтмәс идем,
Үз халкымны сөймәсәм.
Кәйфе бик киткән урыс әйтсә әгәр: «Ыжжжид!» — дисә,
Кәйфе бик киткән үрәтник: «Ах, ты, пес мужжжжик!» — дисә,
Кәйфе киткән ихтилалчы: «Ах, ты, чорт, шшшшпик!» — дисә,
Һәм авыр штыклы солдат: «Их, тяжел шшштык!» — дисә,
Һәм дә бер исрек кеше: «Без бик кичә эччччччтек!» — дисә,
Һәм табадагы коймаклар: «Инде без пешшшштек!» — дисә, —
Ушбу сызгыргыч тавышларны берәү аулап җыйса, —
Барчасыннан көчлерәк бер җил нидер даулап исә.
*
Җил — табигатьнең теледер; кайвакыт ул, тотлыгып,
Өч хәрефне яхшы әйтми, — бәс, буран китте чччыгып!
Ихтилалчы — бунт күтәрүче, революционер.
(«Җил тавышы». — «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).