Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы,
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы.
Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм,
Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам.
Хәсрәтем — әллә минем нурлы кабыклы бер җылан?
Куркынырда җылмаялар, ни бәхетледер җылан!
Юк, түгел, һәр хәлдә дә хәсрәт язу рәүшем шулай,
— Нәрсәгә шиблит киясең? — Мин димен: кәүшем шулай!
Кыйсса — эчтәлек, сюжет, сөйләнгән хәл, вакыйга.
Хыйсса — өлеш.
(«Көлке түгел». – «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).