(Сюжет русчадан)
Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем.
Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп;
Сабый чакта гариб башым җәфа чикте, җитәр, бик күп.
Сөрәм, котрып, тәмам тилреп, фани дөнья сафасын мин;
Кире алсын явыз тәкъдир үзе салган хафасын, дим.
Теләп шөһрәт вә хөрмәт, күккә бер чаклар очу күрдем,
Һава юктан көчем беткәч, тагын җиргә төшү күрдем.
Аяклымын, канатлымын — чабыш күрдем, менү күрдем,
Сөбатлымын, хәятлымын: үземдә бер голү күрдем.
Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән;
Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!
Монафикъ — икейөзле.
Гариб — туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче.
Дебатлы — нык торучы.
Хәятлы — тереклек сөюче.
Голү — бөеклек.
Аударым — аударырмын.
(«Монафикъка». — «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. Исеменнән соң «Сюжет русчадан» дип куелган. Г.Тукай бу шигырен
икейөзлеләнеп йөрүче кешеләргә каршы язган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).