Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
(«Сабыйлар җыруы». — «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).