Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм;
Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм.
Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм;
Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм.
Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам;
Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм.
Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел;
Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм.
Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа;
«Ник йөриләр?» — дим, кирәксез бер чуарлык дип күрәм.
Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм;
И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм.
Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе;
Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм.
Юк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә;
Козгын — ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм.
Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломовтамы?
Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!
Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!
Обломов — мәшһүр рус мөхәррирләреннән Гончаровның бөтен гомере эшсезлек, ялкаулык вә хәсислектә үткән бер каһарманының фамилияседер (Г.Тукай искәрмәсе).
Зәмһәрир — көчле суык.
Нәҗат — котылу.
(«Хәстә хәле». – «Аң»ның 1913 елгы 3 нче
(15 гыйнвар) санында, 33 нче биттә «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «12
гыйнвар, 19$8 сәнә» дип куелган. Текст шуннан алынган.
Бу чорда шагыйрьнең
саулыгы күзгә күренеп начарлана. Гәрчә ул күп язса, күп эшләсә дә, яшәвенең
мәгънәсе турында уйлана, күңелен авыр уйлар биләп ала. Шигырь шушы кичерешләр
тәэсирендә язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).