Зур бәхет инсанга — һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру;
Яхшыру юк, булса анда «Яхшы мин!» дип лаф ору.
Инсан — кеше.
(«Толстой сүзе («Зур, бәхет инсанга — һәр көн…»)». — «Аң»ның 1913 елгы 4 нче
(1 февраль) санында 49 нчы биттә «Даһигә» шигыреннән соң «Г.Тукаев» имзасы
белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).