Һичвакыт булмый пәшиман садә тордым дип кеше;
Кан җылый күп чакта фәүкыльгадә тордым дип кеше.
Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың,
Артык ул — алганга нәмәгълүм гарибләр актыгын.
Эстәмимсең буй бөгәргә? Ирнәсең эшләргә эш?
Йә телән син, йә фәкыйрь кардәшне көчләргә кереш!
Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,
Күп вакыт борчы, тозы — мескин гидайлар яшьләре.
Булмый пәшиман — үкенми.
Фәүкыльгадә — гадәттән тыш.
Намәгълүм — билгесез.
Гидай — ярлы-ябагай.
(«Толстой сүзләре». — «Аң»ның 1913 елгы 8 нче
(10 апрель) санында имзасыз басылган. «Мәрхүм Габдулла Тукаевның иң соңгы
шигырьләре» дип, «Буш вакыт» һәм «Мәктәп» шигырьләре белән бергә бирелгән. Ахырга
«1913 сәнә, 28 март. Шифаханә» дип куелган. Текст «Аң»нан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).