ТАТ РУС ENG

Нурмөхәммәт ХИСАМОВ Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе

Тукай — XX йөздә татар шигърияте яңарышын иң югарм кимәлдә
гәүдәләндергән сәнгатькәр. Шигъриятебез үсешенә ул ясаган этәргеч һәм
йогынты шундый тирән булды ки, татар поэзиясе бүген дә шушы маяның
тиңсез колачын үзләштерү һәм үстерү дәрте белән яши. Татар шигыре
яшәешендә Тукайдан соң аның казанышларыннан үсеп чыккан буыннарның
берничә пассионар (ялкынлы, көчле, дәртле) кабынышы булып алды.
Такташлы, Җәлилле буыннардан соң «алтмышынчылар» буыны шушындый
кабынышларга туры килә.
Шигърият белеме инде күптән Тукайны дөньяның иң бөек шагыйрьләре сафында
күрә. Без аны хаклы рәвештә дөнья шагыйре итеп саныйбыз. Төрки халыклар
өчен ул — аларның үз шагыйре, үз язма мәдәнияте. Электән килгән төрки
халыклар шигъриятенә аның йогынтысы органик һәм бәрәкәтле булды. Үзбәк,
төрекмән, уйгур, хәтта таҗик әдипләре дә рус һәм Европа шагыйрьләрен
Тукай аша үзләштерүләрен яздылар.
Тукай — төрки шигърияттә гарузның XX гасырдагы соңгы шагыйре. Бу
шигърият тарихында эпохаль пассионар кабынышлар 4—5 гасырга бер
күзәтелә. XI гасырда — Йосыф Баласагунлы, XV гасырда-  Нәваи, XX гасырда
— Тукай. Ул бөтен төрки шигъриятнең 1000 еллык үсешенә йомгак ясый.
Шигърияттән, публицистика һәм чәчмәдән торган бу иҗатның үсешен
концептуаль-мәгънәви яктан күзәтеп чыксак, сүзне аның публицистикасыннан
башларга тиешбез. Чөнки шигъриятендәге тирән мәгънәләрне төшенүгә төгәл
ачкычны аның публицистикасы бирә.
Тукай — милли уяныш җырчысы булып мәйданга чыккан шагыйрь. Ул —
иҗтимагый-мәдәни офыкка даһиларча киң караш ташлап, татарның тарихта
нәрсәләр югалтканын Һәм нинди хәлдә калганын гаҗәеп төгәл күргән иҗатчы.
Аның 1906 елда Уральск шәһәрендә чыга торган «Фикер» газетасында
бастырган «Хиссияте миллия» исемле программ мәкаләсе яшь зыялыларның
манифесты булып яңгырый. Шагыйрь артталыкның сәбәбен һәм бу хәлдән чыгу
юлларын гаять төгәл күрә, универсаль фактор итеп укуны саный. Ул үзенең
әлеге публицистик мәкаләсендә чоры өчен үткен һәм хәзерге заман өчен дә
актуаль вә татарның милли табигатен чагылдырган афористик формулалар
эшли:
«Укымак — фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак — үз яныңда булып
торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак —
үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр — истикъбальләр тугърысында пәйгамбәрлек
итмәк…»;
«»Укымак» ләфзы астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк, дигән сүзгә кайтадыр…».
Укуның, белем алуның асыл мәгънәсен, ягъни иҗтимагый әһәмиятен Тукай
тирән төшенеп яза: «Бу… безнең азат булуымызга вә бюрократия
золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң
беренче вә иң тугъры юлдыр».
Әлеге өзекләр — шагыйрь иҗатының гаҗәеп бөтенлеген күрергә ярдәм итә
торган ачкыч та. Шагыйрь, татарның милли уянышы, азатлыгы, күтәрелеше
хакында хөкем йөрткәндә, «башка милләтләр илә» эш итүне күздә тота. Ул —
иҗатының буеннан-буена эзлекле интернационалист. Әлеге мәкаләдә күзгә
чалынып үткән «җирдән күккә җибәрмәк», «пәйгамбәрлек итмәк», «үз
халкымызга хезмәт итмәк» мотивлары алга таба Тукай иҗатында зур-зур идея
һәм тематик юнәлешләр булып үстерелә: «Әйдә халыкка хезмәткә»
(«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»), «Сөйләргә башладым хакны»
(«Пәйгамбәр») һ.б.
Табигый ки, Тукай милләт алгарышын әдәбиятка бәйли. Ориентир буларак,
аның күз алдында рус әдәбиятының XIX һәм XX йөз башы казанышлары тора.
«Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, мәлҗәэсез, фәкыйрь
вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрьне бер бай этенә
алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ.
Безнең милләт тә Пушкиннәргә, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга
мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең
тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссәмнәргә, …яңа-яңа
милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ», —
ди ул.
Тукай иҗаты, шәхесе һәм чоры татар әдәбият фәнендә, иҗтимагый, фәлсәфи
фикер тарихында тирән һәм төрле яклап яктыртылган. Бу феноменның контур
сызыклары шактый төгәл һәм тулы билгеләнгән. Чөнки шушы бәрәкәтле теманы
һәм затлы, алай гына да түгел, изге бурычны үз өсләренә үтә җитди һәм
талантлы галимнәр алган. Җамал Вәлидидән башлап, Хатип Госман, Гали
Халит, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Рәфыйк Нәфигов, Рөстәм Башкуров
кебек күренекле тикшеренүче-галимнәр шагыйрь иҗатының мәгънәви
эчтәлеген, сәнгатьчә гүзәллеген, фикри колачын ачуга бөтен гомерләрен
багышладылар. Бу исемлек янына Резеда Ганиена, Наип Лаисов кебек әдәбият
белгечләрен өстәргә кирәк. Алар Тукай шигъриятенең ике мөһим өлкәсе —
сатирасы һәм лирикасы турында махсус хезмәтләр яздылар.
Кыскасы, татар, киңрәк — совет әдәбият фәнендә, хәзер исә Россия әдәби
фикер дөньясында «Тукай нинди шагыйрь ул?» дигән сорауны куюның кирәге
юк, чөнки әсәрләренең тәрҗемәсе, галимнәрнең хезмәтләре һәм халыкның
күңелендә саклануы аның бөек һәм даһи сәнгатькәр икәнен инде күптән
раслады.
Әмма, бөек сәнгатькәр буларак, аның иҗат серләре чиксез, чөнки ул үз
чорыннан күпкә өстен торып иҗат иткән, заманга, иҗтимагый гамәлләргә,
әхлакка киләчәктән торып бәя биргән. («Ваксынмыйм» дигән шигырен генә
искә төшерик.)
Шунлыктан Тукай феноменын кайта-кайта фикердән кичерүгә, иҗатының төрле
Һәм яңадан-яңа якларын тикшерүгә булган ихтыяҗ бервакытта да
туктамаячак. «Аның бөеклеге нәрсәдә?» дигән сорауны һәр чор яңартачак
һәм шуңа җавап эзләячәк.
Тукай бөек иҗади мирас калдырган, һәм шуның үзәгендә, һичшиксез, иң зур,
мөһим урынны шигърият били. Ил һәм дөнья мәдәниятендә ул бөек шагыйрь
буларак тәкъдир ителә. Шунлыктан иҗатының киң һәм иң тирән өйрәнелгән
өлкәсе дә — шигърият. Әмма бу өлкәдәге карашларны тагын да
конкретлаштыру һәм тирәнәйтү өчен, мотлак, публицистикасына, чәчмәсенә,
аеруча хатларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Китмибез!» шигыренең азаккы юлларындагы иҗтимагый иман формуласын гына алыйк:

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!

Бу аның — Россия Дәүләт Думасындагы Пуришкевич кебек карагруһчы
депутатларның татар халкы адресына ташланган провокацион репликасына
җавабы. Хәлбуки ул бәхәс кайнарлыгы белән генә яңгыраган аваз түгел. Ул —
татар халкының, аның алдынгы зыялы көчләренең иманы. Бу юллар хәзер дә
актуаль яңгырый.
Тукайга килгәндә исә, әлеге патриотик, гали яңгырашлы юллар аның Россия
шагыйре дә, Россиянең чын ватандар улы да булуын күрсәтә. Һәм бу караш
аңарда һич тә «аның дипломатлыгыннан һәм сәяси эшлекле» (С.Рәмиевкә
язган хатын искә төшерик) булуыннан гына килгән конъюнктур бизәкләр
түгел, бәлки шагыйрьнең тирән иманыннан туган юллар. Моның шулай
икәнлеген без аның матбугаттагы беренче чыгышларыннан ук күрәбез. Япон
сугышы һәм аның аяныч нәтиҗәләре турындагы «Мөхәрәбә вә Государственная
Дума» исемле мәкаләсе «Әлгасрелҗәдид» журналында 1906 елда басылган.
Егерме яшьлек шушы публицистның югары дәрәҗәдәге сәяси аеклыгы һәм
икътисади фикерләвенең җитлеккән булуы таң калдыра. Әмма хикмәт анда
гына түгел, җавапсыз сәясәтче һәм комсыз байларның Россиягә, рус халкына
китергән зур зыяннары өчен ул ихлас күңеленнән көенә: «…алтынга
коенган һәм күмелгән бу вәхшиләр 100 миллионлык бөек Русияне, алдап,
…Япония белән сугыштыра алдылар. …Хәзер һәр җирдә: авылларда,
шәһәрләрдә кулсызларга, аяксызларга, мәңге зәгыйфь булып калганнарга
очрау бик җиңелдер», — дип сыкрана ул. Шагыйрь шул рәвешле Россия
ватандашы булып, Кеше булып хөкем йөртә. Шуннан аның «Пушкинә» дигән
шигырендәге шушы юлларның тирән мәгънәсе аңлашыла төшә:

Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?

Хәзерге әдәби телдә

Бар теләк-максатым минем — тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү — карашың синең һәм динең?

Шагыйрь интернационализм белән органик рәвештә сугарылган киң карашлы, зыялы гражданин булып күз алдына баса.
Аның асыл карашлары һәм югары заты публицистикасында һәм хатларында
гәүдәләнә. «Мич башы кыйссасы» дигән язмасында бер авылдагы рус агае
белән әңгәмәсе китерелә. Шунда ул рус агаена Россиядә руслар белән
татарлар арасындагы бердәмлекнең ил куәте өчен ничаклы мөһимлеге турында
сөйли: «Без — руслар белән татарлар — һәрвакыттагы кеби, тату гына,
честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз».
Гомеренең азагына ул, рус-татар мөнәсәбәтләре тарихын даһиларча
гомумиләштереп, туган халкы һәм руслар өчен гасырларга исәпләнгән гамәл
өлгесен болай формалаштыра:

Рус җирендә без әсәрле, әзлебез,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып…

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…    
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

 («Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре»)

Татар халкының тапсыз намусы һәм милли хокуклары мәсьәләсе биредә
кистереп әйтелгән. Бу фикер, мотивлар татар халкы һәм Татарстан өчен
бүген дә үткен, актуаль яңгырый.
Шагыйрьнең сугышка мөнәсәбәте дигәндә, ул — гомумән сугышка каршы, пацифист рухлы зат. Менә аның «Кышка бер сүз» шигыре:
Тиз югал, и кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың,
Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын!

Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч,алмаслары,
Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.

Сурәттәге камил нәфислекне инде әйткән дә юк, шагыйрьнең тынычлык,
коралсыз яшәү хыялы чагыла бу шигырьдә. Татар шигъриятендәге бу мотив
Кол Галидән үк килә.
Тукайның дөньяга карашы хатларында аеруча тулы ачыла. Әдәби барышка ул
үзенең шигъри иҗаты белән генә түгел, хатлары аша да актив йогынты
ясаган. Аның замандашлары, каләмдәшләре белән язышуыннан шигъри иҗат,
рус шигърияте, дөнья әдәбияты турындагы төшенчәләре, мәгълүматы ничаклы
тирән һәм төгәл булуына сокланасың. Компетентлы сәнгатькәр буларак,
шагыйрьнең рус шигъриятендәге күренешләргә үз карашы бар. Мәсәлән,
С.Сүнчәләйгә язган бер хатында ул: «Никитиннең фитри (тумыштан бирелгән.
— Н.Х.) таланты, минемчә, Пушкиннән ким түгел. Фәкать ул тәртипле
образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу —
шактый кирәкле фактор», — ди (1911 ел, 4 март).
Яки Сүнчәләйгә язган икенче бер хатында мондый фикерләрне укыйбыз:
«С.Р.нең (Сәгыйть Рәмиевнең. — Н.Х.) вәзеннәр тугърысында артык лаф
сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словес-ности вә
шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә
гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә
кирәк… Тургеневнең көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни? Ана
вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим — поэзия!» (1911 ел, 1
гыйнвар). Русның хәзерге әдәбият галимнәренә ятыша торган фикерләр бу.
Менә шагыйрьнең дөнья әдәбиятын тәрҗемә итүгә кагылышлы тагын бер
киңәше. Ул Сәгыйть Сүнчәләйгә болай яза: «»Шильон мәхбүсе»нә, минемчә,
иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә
4-5 сәтырлык (юллык. — Н.Х.) шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык
дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть
Рәмиев — Пушкин «Пәйгамбәр »ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр »ен
тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без
әле олугъ поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз» (1910 ел, 4
декабрь). Ниһаять, Байронның «Шильон мәхбүсе» тәрҗемә ителеп бетә. Тукай
аңа хатында: «»Шильон мәхбүсе»н «Гасыр» (нәшрият. — Р.Х.) дөньяга
чыгарса, сезне беренче муаффәкыятегез (уңышыгыз. — Н.Х.) белән тәбрик
итәчәкмен», — дип яза (1911 ел, 22 гыйнвар). Соңрак поэманың тәрҗемә
басмасына Тукай кереш сүз яза һәм бу казанышны хуплап чыга: «Менә шушы
бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен (юнәлешен. — Н.Х.) тудырган… бөек,
югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә (җир йөзенә. — Н.Х.) агызып
җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә
күчерелгәне бар идеме? -Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде
үтәде».
Озакламый Тукай үзе дә дөньякүләм әдәби факторга әйләнә. XX йөзнең бөек
әдибе Максим Горький үзенең С.Н. Сергеев-Ценскийга язган хатында бу
дөньяның сүз сәнгатькәренә һәрвакыт рәхимсез караганлыгына дәлил итеп,
Тукайның «Өзелгән емид» шигыреннән «Очты дөнья читлегеннән тарсынып
күңлем кошы» дигән юлны китерә. «»Вәгазьчеләр сәнгатькәрләрне бугазыннан
ала», — дип зарланасызмы? Кадерле С.Н., бу бит һәрвакыт шулай булган.
Бу дөнья сәнгатькәрләр өчен түгел, аларга анда һәрчак кысан һәм җайсыз
булган -шуның саен аларның роле хөрмәтлерәк һәм каһарманрак та. Бер
Казан татары — шагыйрь… чахоткадан үлгәндә: «Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңлем кошы», — дип, бик яхшы әйткән».
Тукай, — асылда, милли шагыйрь булганга, интернационалист шагыйрь.
Югарыда китерелгән рус-татар мөнәсәбәтләренә кагылышлы уй-фикерлә-ре
үзәгендә дә татар халкы яшәеше өчен җайлы иҗтимагый шартлар гаме ята. Ул
шартларны шагыйрь рус халкы белән тату бердәмлектә күрә.
XX йөз башының милли уяну дәвере шагыйрьләренең һәммәсенә дә татар
милләтенең алгарышы өчен яну һәм иҗтиһат кылу хас. Дәрдемәндтә, Сәгыйть
Рәмиевтә, Мәҗит Гафурида, Нәҗип Думавида шушы гамь, шушы иман иҗат
этәргече булып тора. Әмма әлеге хисне үзендә төрле яклап һәм иң тулы
гәүдәләндергән шагыйрь, — әлбәттә, Тукай. Аның йөрәге халыкның иң зур
күпчелеген тәшкил иткән хезмәт иясе өчен әрни.

— Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

(«Көзге җилләр»)

Яки:

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич ожмах кеби көйфиясе.      

Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,    

Җан ачып: «во какъ!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.
(«Сайфия»)  

Татар халкының, милләт алгарышының барлык мөһим мәсьәләләре шагыйрьнең
кайгырту үзәгендә. Татар милли әдәби теленең үсеш юлларын ул хәзерге тел
гыйлеменә хас югарылыкта аңлый. Аның «Туган тел» дигән изге гимнын
әйтмим дә, хатларында бу хактагы хөкемнәре дә гыйльми төгәллеге белән
шаккатыра. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатында: «…Сезнең
шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр
табам. Аларны катыштырмасагыз икән… Мин Казанны тәхтепай (башкала. —
Н.Х.) һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә
киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятымыз фәкать
шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим (1910 ел, 9 ноябрь).
Тукайның хатлары ул яшәгән мохитне күзалларга, шагыйрьнең газаплы
кичерешләрен аңларга һәм гаять көчле шигырьләренең мәгънәсенә төшенергә
ярдәм итә. Аның С.Сүнчәләйгә язган бер хатында шушындый юллар бар: «Сине
мин һәр тугърыда садәдил (эчкерсез. — Н.Х.) кеше таптым. Мин үзем дә
Казанга килмәс борын «Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?» дигән кызык бер
шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп,
хәлләрен аңладым. Мәгатәэссеф (кызганыч ки. — Н.Х.), алар минем колагыма
«Синең шигырьләр халыкка үтә; фәлән хакка гына саткансың икән, без
фәләнне биргән булыр идек» кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый
башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», — дип лыгырдадылар.
Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып
торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь (хурлыклы. — Н.Х.) иде.
Мин ни эшлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья
бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле… Ләкин алар миңа тынычлык
бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул
вөҗдансыз!» -диделәр. Менә шулар мине ваксыттылар, изделәр». Менә кайдан
килә, менә кайдан чыга аның «Ваксынмыйм» дигән бөек шигыре!


Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:

— Бу заман шундый заман, — дип, — бу вакыт мондый вакыт,

Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,

Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.  

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,          

Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!   

 
***

 

XX йөз башындагы әдәби процессның тизләтелгән үсешендә аның бер чагылышы
һәм шарты итеп Көнчыгыш-Көнбатыш синтезын саныйлар. Бу күренеш шул чор
шигъриятенең барлык күренекле вәкилләрендә, иң беренче нәүбәттә Тукайда,
Дәрдемәндтә һәм С.Рәмиевтә күзәтелә.

Әмма синтез ике нигезнең дә бертигез булуы дигән сүз түгел. Бу процесста
Шәрекътән килә торган традиция төп нигезне, үзәк чишмәне тәшкил итә.
Күпгасырлык татар классик шигърияте дә шул ук мәдәни төргә, шул ук
культура даирәсенә керә.
Тукайның тулысынча диярлек гарузга нигезләнгән шигърияте һәм ритмик
сурәт, һәм шигъри фикерләүнең идея-фәлсәфи конструкциясе, һәм
сурәтле-бизәкле гәүдәләнеше җәһәтеннән, асылда, Шәрекъ шигъри күренеше
булып тора. Шәрекь шигъриятенең исә әйдәүче үзәк сыйфаты — традиционлык.
XX йөз башы татар шигъриятенең шушы бөек вәкиле әлеге традицион
җирлектә һәм система эчендә даһиларга хас новаторлык чалымнары ясый. Ул,
традицион шәркый сурәтләрне сыналган һәм гадәти контекстта куллану
белән бергә, бөтенләй көтелмәгән, кайвакыт хәтта сәер тоелырлык мәгънәви
багланышларга алып керә, үтә тәвәккәл сурәт хәрәкәте һәм борылышларын
бирә.
Гасырлар дәвамында тотрыклы традицияләр өстенлек иткән шигъри системада
сурәтләр саны бик күп булмый. Әмма бөек шагыйрьләр шул сурәтләрне
виртуоз дәрәҗәсендә оста уйнаталар. Тукай шигъриятендә дә Шәрекътән
килгән сурәтләр хисапсыз түгел. Аларның иң күбесе мөселман Көнчыгышының
дөньяга карашын, яшәүгә, әхлакка мөнәсәбәтен билгеләгән ислам дине
төшенчәләреннән тора. Иң беренче урында, әлбәттә, илаһиятне
гәүдәләндергән төшенчәләр: «Алла», «Коръән» төшенчәләре кулланыла.
Аннары фәрештәләр, пәйгамбәрләр килә. Тормышның кызу казанында кайнаган,
иҗтимагый һәм фикер көрәшенең үзәгендә хәрәкәт иткән шагыйрь өчен, XX
йөз башының трагик коллизияләрен йөрәге аша уздырганда, дини әдәбиятның
негатив символлары — Иблис һәм шайтан сурәтләре калкып чыга. Алар,
үзләренең табигый контекстында кулланылу белән бергә, бөтенләй
көтелмәгән, парадоксаль контекст та хасил итәләр. Менә Тукай лирикасының
җитлегеп кристаллашкан дәвереннән бер үрнәк:

Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.

И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!

И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!..

Чәчмәгән җир күк — күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,

Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!

Монда нәрсә нәрсәгә каршы куела? Тормыш авырлыклары, борчулар һәм гөнаһ
баскан лирик каһарман шәхесе ваемсыз, саф балачагына. Шуңа параллель
итеп, шагыйрь гөнаһ һәм вәсвәсә гәүдәләнеше булган Иблисне ала.
Дөресрәге, шагыйрьнең, лирик каһарманның халәте шушы модель, шушы сурәт
нигезендә ачыла. Моны XX йөз башы шагыйре генә эшли ала. Урта гасыр
булса, дин һәм гавам аңында каһәрләнеп килгән бу зат белән үзен
тиңләштергән өчен, шагыйрьне кичермәсләр иде. Бу төшенчәләрне янәшә
алуның җирлеген Тукай гуманизмыннан эзләргә кирәк. Ул әлеге затта үзенең
шул чордагы халәтенә хас фаҗига, трагизм күрә. Үз-үзеннән тую, бизү
мизгелләре аны саф балачагыннан, үткәннәреннән якты хатирә эзләп юануга
этәрә. Баланың дөньяга мөнәсәбәтендәге сафлыкка, яктылыкка, шуны
гәүдәләндергән сурәтләрнең нәфислегенә генә карагыз! һәм шул халәтне
фәлсәфи төшенү дә, шуның фәлсәфи сурәте дә нинди тирән!
Тукайның бала сурәтен күзаллавы, лирикасында бала һәм балачакның
яктыртылуы — үзе бер зур тикшеренү темасы. Сез шигырьләрнең исемнәренә
генә карагыз: «Бала оҗмахта», «Сагыныр вакытлар» һ.б.
Сабый төшенчәсен фикердән кичергәндә, Тукай кешелекнең иң бөек
гуманистлары, нәфислектә иң камил сәнгатькәрләр югарылыгында эш итә.
Сабыйга эндәшеп язган «Таян Аллага» шигырендәге шушы юллардан да өстен камиллек булырга мөмкинме икән?!    

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүден пакь синең;
Син — фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Әдәбиятка ислам аша кергән төшенчәләр шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында
киң урын ала. Мәсәлән, гашыйк кешенең сөеклесе каршындагы халәтен ул
намазга оеган гыйбадәтче рәвешендә сынландыра. Әйтик, әле генә уен-көлке
сөйләп утырган гашыйк каршына җанашы керә, һәм егет шундук җитдиләнә,
үзгәрә:

Нишләсен, җанаш хозурында аңар лязем намаз;    
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.     
 («Гашыйк»)

Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә сөеклесенең сурәте иң изге биеклеккә
күтәрелә. Чагыштырулар да дини тәкъвәлек күзлегеннән гафу ителгесез
күренгән тәвәккәлләр. Шагыйрьнең бу өлкәдә кыюлыгы шул дәрәҗәгә барып
җитә ки, ул Коръәндәге «ля шәркыя, ля гарбия» (Шәрекътә дә, Гаребтә дә
юк) гыйбарәсен сөеклесенә мәдхия дип шәрехли:

Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфеңдә: «ля шәркыйя, ля гарбия», — ди!

Мәхәббәт, — гомумән, Тукай өчен илаһи хис. Ул аның чыганакларын, урынын
гел күктән эзли. Шагыйрьнең лирик сурәтләре, чагыштыру һәм
метафораларының илаһи төшенчәләр даирәсеннән алынуы әлеге хискә әнә шул
карашыннан килеп чыга. Аның яшьлек шигырьләре арасында «Дәрдемәнд
дәгелмием?» дигән камил бер әсәре бар. Анда мондый юлларны укыйбыз:

Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйлөем.

Хәзерге әдәби телдә

Әгәр Гәрбәладә Тәңре гыйшкында шәһит булсалар,
Мин мәхәббәт-бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?

Гәрбәла — Гыйрактагы бер шәһәр. Анда өммәвиләр кулыннан хәзрәте Галинең
улы — Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен һәлак була. Шигыйлар анда хаҗга
йөри. Тукай мәхәббәт юлында корбанга әзерлеген менә шушы шәһитләр
язмышына һәм ихтыярына тиңли. Шул рәвешчә ислам тарихы фактлары аның
шигъри фикерләвендә югары әхлакый-эстетик кыйммәткә ия чагыштыруга,
мәгълүм дәрәҗәдә шигъри оппозиция, антитеза элементына әверелә.
Тукайның шигъри фикерләү тирәнлеге даими ачыклауга, шәрехләүгә мохтаҗ.
Без шулар аша гына аның даһилык колачын тулырак иңли алачакбыз. «Көзге
җилләр»дәге гади искәрмә белән чикләнеп узыла торган шушы юлларга күз
салыйк әле:

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Тәүрат һәм Коръән аша Ибраһим белән Исмәгыйльнең пәйгамбәрләр булуын
беләбез. Ләкин алар ни өчен «җылый»? Чөнки сүз илдәге ачлык чорына туры
килгән Корбан гаете хакында бара. Бу бәйрәм -Ибраһим белән Исмәгыйльнең
шатлык бәйрәме. Беренчесе үзенең Аллага тугрылыгын улын корбан итеп
раслау мәҗбүриятеннән, зарурлыгыннан котылган, икенчесе исән калган, һәм
шушы вакыйга легенда күләмендә илаһияткә тугрылыкны, ятимнәр һәм
фәкыйрьләр хакында кайгыртып раслау дәверен башлап җибәрә. Корбан гаете,
— асылда, шатлык бәйрәме, шәфкать, мәрхәмәт бәйрәме. Идел буендагы 1911
елгы ачлык бәйрәмнең әнә шул мәгънәсен юкка чыгара. Бәйрәмгә нигез
салган пәйгамбәрләр шунлыктан елый. Шагыйрь каләменнән чыккан гади генә
ике юл ил һәм кешелек күләмендәге шушы тирән фаҗигане чагылдыра.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган кайбер әсәрләрендәге образларны
Көнчыгышның легендар каһарманнары белән чагыштыруы градация рәвешендә
дини әдәбият персонажлары белән янәшәлектә алына, ул янәшәлекләр исә
классик фарсы шигърияте стилендә сурәтле хәрәкәткә китерелә. «Бер
рәсемгә» шигырендә, мәсәлән, ул болай:

И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.



Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.


Булсайде оҗмах түрендә өүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына…


Күрсәйде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын Алласына.

Шушы сурәт-төшенчәләр шагыйрьнең хис-кичереш дөньясы киңлеген, аның күз
күреме җитмәслек чикләрен сыза, абсолют дәрәҗәгә ирештерә. «Кулын»
шигырендә ул кызның кулына карата: «Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың»,
— ди. Аның сафлыгын, гүзәллеген, камиллеген шушындый сәмави, изге
төшенчәләр аша күрә. Мондый чагыштыру һәм парадокслар шагыйрьнең үз
күңелен, аның чиксез киңлеген, сафлыгын, бөтенлеген төсмерләтә.
Тукай үтә нечкә хисләр белән сугарылган мәхәббәт шигырьләрендә дә
традицион гыйшык каһарманнары сурәтен үз чорының иҗтимагый-мәдәни
төшенчәләренә үреп бирә. «Мәхәббәт» шигырендә аның шундый юллары бар:

Барча әхраре мәхәббәт миннән унда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!

Игътибар итегез: XX йөз башы татар җәмгыятендәге уңнар һәм сул-лар,
ягъни радикаллар һәм соңгыларының Гаяз Исхакый катнашындагы «Таң»
газетасы шушы нәфис мәхәббәт шигыре каһарманының нинди ашкындык белән
януын төсмерләтә. Әдәбиятның камил сурәтләре янына шагыйрь үз чорының
кискен иҗтимагый агымнары һәм шуның иң күренекле гәүдәләнешләре булган
затларны янәшә куя, шул үрелеш аша үз сурәтенең зурлыгын, хис
кайнарлыгын гәүдәләндерә.

***

Гадәти тикшеренүләрдә без Тукайны башлыча лирик буларак карыйбыз, һәм
бу, асылда, хаклы да. Чөнки шагыйрьнең дөньяга карашы, иҗтимагый һәм
эстетик идеалы позитив рәвештә аның лирикасында гәүдәләнә. Хәлбуки ул, —
дөньяның аз санлы мәгълүм даһиларына хас булганча, шигъриятнең ике
төрендә дә бердәй талантлы иҗатчы. Ул, — бөек лирик булган кебек, шул ук
дәрәҗәдә даһи сатирик та. һәм, әйтергә кирәк ки, шагыйрь иҗатының бу
тарафы да әдәбият белемендә эре планда яктыртыла торды. Мин Резеда
Ганиеваның «Тукай сатирасы» дигән монографик хезмәтен һәм Гали Халит
белән Ибраһим Нуруллин хезмәтләрендә бу өлкәнең шактый урын биләвен
күздә тотам. Алар да Тукай сатирасының XX йөз башы татар иҗтимагый
көрәшендә башкарган вазифасы, татар һәм Көнчыгыш сатирик традицияләрен
дәвам иттерү, рус һәм Көнбатыш сатира мәктәбен үзләштерү, татар
әдәбиятында реалистик иҗат методының шәкелләнүенә сатираның йогынтысы
кебек принципиаль-концептуаль мәсьәләләр карала.
Шулай да Тукай сатирасының төп иҗтимагый-тарихи җирлеге нәрсәдә соң? Бу
сорауга төгәл җавап бирү өчен, без XX йөз башы татар әдәбиятының гомуми
торышына күз салырга тиешбез. Анда исә әдәбиятның барлык жанрларында да
сатира көчле агым буларак гәүдәләнә. Мәсләге белән Тукайга иң якын
торган Фатих Әмирханның: «Фәтхулла хәзрәт» повесте, Галиәсгар Камалның
комедияләре, Шакир Мөхәммәдев повестьлары («Япун сугышы, яки Доброволец
Батыргали агай»), Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәре һ.б. —
сатира һәм юмор әсәрләре. Аларны татар дөньясына җиткерүче сатирик
журналлар иҗтимагый-әдәби тормышның куәтле авазы, аерылгысыз юлдашлары
булганнар.
Сатирик әдәбият — сугышчан көрәш әдәбияты. XX йөз башы татар тормышында
барган ашкынып яңару хәрәкәте искенең котырып каршы торуын сындырырга,
җиңәргә омтылган. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең тормыштагы барлык
өлкәләргә үтеп керүе гадәти шартларда күзгә ташланып тормаган, ә сатирик
әдәбият әнә шул йомылып яткан каршылыкларны ярып, ачып салган. Бу исә
мәдәнияткә, әхлакка, барлык кешелек кыйммәтләренә юнәлеш биргән.
Сатирик әдәбиятның иң яраткан каһарманы кем дисәң — мулла, хәзрәт булыр.
Ни өчен шулай? 9–10 гасыр ислам шартларында яшәгән халык өчен изге
саналган шушы затка нишләп соң каләм әһле шулай ярсып ябырыла? Татар
тормышының ашкын яңаруы — һәм эчтәлеге, һәм формасы белән европалашу
хәрәкәте. Икътисад булсын, мәгариф-мәктәп системасы булсын, кием-салым,
зәвекъ-мөгамәлә өлкәсе булсын, холык-гадәт, көнкүреш, туклану булсын —
барлык өлкә һәм тармакларны шушы тыелгысыз яңару шаукымы биләп ала.
Милләтнең аяныч сәяси, икъти сади һәм мәдәни хәленә ачынган барлык
зыялылар инкыйраздан котылуның төп шарты итеп европалашуны күрәләр. Бу
идеологиянең кайнар байракчысы Гаяз Исхакый була. Ә традицион тормышның
уяу сакчылары, татар халкын гасырлар дәвамында юкка чыгудан сашап килгән
изге затлар — хәзрәтләр, руханилар, әлбәттә. Асылда, татар халкының
бердәнбер зыялы катлавы да — шулар. Әмма XX йөз башының әлеге зарури
хәрәкәтенә киртә булучылар арасында да аларны күрәбез. Шушы чор сатирасы
аша гына хөкем йөртсәк, аларны гел каһәрләргә тиеш булыр идек. Тик бу
ашкын «европалашуның» большевиклар сәясәте белән көчәйтелгән XX гасыр
нәтиҗәләрен исәпкә алсак, бу хәрәкәтне беркадәр акрынайта алган
хәзрәтләребезгә рәхмәтле дә булырга тиешбез.
Гасыр башы татар сатирик әдәбиятында Тукай сатирасының урыны һәм
үзенчәлеге нәрсәдә һәм ул ни дәрәҗәдә иде соң? Шагыйрь матбугатта каләм
тибрәтүенең беренче чорында ук үткен көлүдән торган һөҗү — юмор-сатира
авазын яңгырата. Шунысы кызык һәм игътибарга лаек ки, ул, виртуозларча
җиңел тапкырлык белән, һөҗү алымнарының бик күп төрләреннән файдалана.
Милләтнең рухани-эстетик юлбашчысы булган шагыйрь мондый хәтәр
тәвәккәллеккә, бәлки, бармас та иде, ләкин гомуми милли яңарыш хәрәкәте
эчендә рухани-дини яңарыш агымы да куәтле гөрелте булып катнаша. Муса
Бигиев кебек дин реформаторлары руханият тәгълиматын дөнья алгарышына
яраклаштыру белән мәшгульләр. Тукайның әлеге һөҗүле чыгышларында әнә
шушы тенденция дә төсмерләнә.
Шагыйрьнең зур колачлы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы басылып
чыккач, мәсләктәше Фатих Әмирхан аны «татар галәменең иң оста юмористы»
дип атый. Шул рәвешчә татар әдәбиятының классик сатириклары булып
тарихка кереп калган эшлеклеләре Тукайны бу өлкәнең иң зур остасы итеп
таный.
XX йөз башы татар сатирасының үзәк фигурасы — муллалар темасы — Тукай шигъриятендә ничек яктыртыла соң?
Шагыйрь бөек лирик һәм сатирик икән, бу тема аның иҗатында төрле яклап
ачылырга тиеш. Чынлыкта ул шулай да. Әйтик, татар яңарыш хәрәкәтенең
рухани остазы булган бөек галим һәм мулла Шиһабетдин Мәрҗанине ул «шәп
хәзрәт, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип атый.
Йөрәк түреннән чыккан «Васыятем» шигырен муллаларга адреслый. Лирикасында ул аларны уңай яктырта.
Ә инде татар тормышының йомыклыгын яклаган, искелеккә ябышып яткан
төркемгә аның мөнәсәбәте кискен, һөҗүчел. «Мулланың зары» шигыренә
искәрмәдә ул, азәрбайҗан сатирик журналын күздә тотып, «»Мелла
Насреддин»нән» дип куя. Шигырь исә Дәрдемәнднең «Үткән көннәр» дигән
әсәре калыбында язылган. Чынлыкта шуңа пародия.

И ходаем! бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде;
Берзаманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде…

Сүз дәшүче юк иде, мин бер караны ак дисәм;

Һай гомерләр! әһле исламда итагать бар иде.

Туры сүзне ярып әйтә алмауны, иманыңа һәм хакыйкатькә каршы барып, махсус исәп хакына ялганлауны ул әхлаксызлык дип атый:

Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.

Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,

Күз салабыз чын сүзне әйтердәй элек як-якка без.

Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,

Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
(«Әхлаксызлык»)

Кызганыч ки, бу гадәтләр безнең чорга да хас булып кала.
Тукай ирониясе бер шагыйрьдә дә булмаганча тирән, көйдергеч һәм гаять
киң гомумиләштерүгә ия. Аның гомумбилгеле «Мөнтәкыйд» шигыре, мәгълүм
ки, Галимҗан Ибраһимов белән килешкесез бәрелешүләргә бәйле. Бөек
прозаик, шагыйрьне кечерәйтеп, хаксызга гаепләп, мәкаләләр белән чыга.
Соңрак үзенең шушындый мөнәсәбәтен «Татар шагыйрьләре» дигән китабында
чагылдыра.
Шагыйрьнең «Мөнтәкыйд» шигырендә әлеге коллизия яктыртыла:

Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» — дип куя,
«Рус табибкә бу татарлар нинди дошман!» — дип куя.  

Г.Ибраһимов, әлбәттә, мондый хәлгә төшмәгән һәм мондый сүзләрне
әйтмәгән. Әмма Тукай аның шагыйрьгә карата тәнкыйтенең урынсыз-лыгын,
хаталыгын бик төгәл гәүдәләндергән. Ягъни үзендәге көчле сыйфатларны
йомшак яклар итеп шәрехләгән, халыкчан лыгын гавами түбәнлек итеп
күргән, ә нечкә эстетлыгына күз йомган тәнкыйтьчене, көньяк далалар
куеның табигый үзенчәлеген авыру чагылышы итеп алып, шуның белән
чагыштыра.
Тукайны, чын сәнгатькәр буларак, рәссам белән чагыштырсак, аның сатира
палитрасы да, лирикасы кебек үк, гаять күптөрле төсләрдән, төсмерләрдән
тора. Ирония, ачыну, юмор еш кына лирик шигырьләренә дә килеп керә.
Чөнки шагыйрь үзенең күпне күрә торган үткен зиһене белән, тормышның
шатлыгын, ямен иңләгән кебек, җан өшеткеч якларын да күргән, шулардай
интеккән, алар еш кына аның сөенеч-шатлыкларын да чуарлаган. «Көлке
түгел» шигырендә ул үз көлүенең асылын болай ачып
бирә:                                                           nbsp;      

Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы,  
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы.

Бу шигырьдән шагыйрьнең каһарман язмышындагы трагик мәгънәне дә төсмерләп була.
Кыскасы, Тукай сатирасы — татарның 1000 еллык шигърият тарихында бөек бер сәнгати-иҗтимагый казаныш ул.

 
***
 

Шәрекъ-Гареб синтезы XX йөз башы татар әдәбиятында тизләтелгән үсешнең
куәтле факторы булды. Аңа кадәр тулысынча шәркый традицияләр эчендә
үскән татар шигърияте, үзенең борынгы нигезен һәм тамырларын нык
саклаган хәлдә, Европа әдәбиятына, аның фәлсәфи-эстетик һәм иҗтимагый
фикер мәктәбенә йөз белән борылды.
Бу куәтле хәрәкәт гасыр башы шигъриятенең һәр өч бөек вәкилендә тирән
чагылыш тапты. Рус һәм Көнбатыш Европа шигъриятеннән кызыклы-кызыклы
тәрҗемәләрдән башлап, тәкълид рәвешендә барлыкка килгән әсәрләр һәм
мәгълүм мотивлардагы аваздашлык Европа шигъри традицияләренең татар
шагыйрьләрендә көчле кайтаваз таба баруын күрсәтә. Әлеге процессның ике
тенденциясе игътибарга лаек. Беренчесе — Гареб дөньясы әдипләреннән
үзләренә якын, Шәрекъ дөньясына аваздашрак тема Һәм мотивларны сайлап
алу булса, икенчесе шушы шигърият тәэсирендә үз шигъри аһәңнәрен баету
һәм әкрен-әкрен үзгәртеп кору, дияр идем. Төгәл тәрҗемә дигәндә, беренче
булып һәм җитди уңышларга ирешкән шагыйрьләр — Дәрдемәнд һәм Сәгыйть
Рәмиев. Беренчесенең Пушкинның «Кышкы кич»ен яки Тютчевның «Тал чыбык»
шигырен тәрҗемә итүе, икенчесенең Шиллерның «Перчатка»сын яки Демьян
Бедныйның «Сука белән Пушка»сын тәрҗемә кылуы шушындый үрнәкләрдән. Ә
Тукайда тәрҗемә юк, таяну һәм тәкълид кенә бар. Бу нәрсә дигән сүз?
Минемчә, Тукай шигъриятендәге, аның иҗади шәхсиятендәге индивидуаль
башлангычның гадәттән тыш куәтле булуы.
Аның «Байроннан», «Гетедән», «Шиллердән», «Шекспирдән», яки «Пушкиннән»,
«Лермонтовтан» дип куйган искәрмәле шигырьләрендә, атап үтелгән
шагыйрьләргә караганда, Тукай шигърияте, Тукайча фикерләү көчлерәк.
Мәзкүр шагыйребезнең тәкълидән язылган әсәрләрендә Шәрекътән Европа
шигъри фикерләвенә күпер сузуның сәнгатьчә драматизмын, турырак әйтсәк,
газапларын да күзәтергә була. Шәркый үзенчәлеге даһиларча камил
шагыйрьдә Гаребне үзләштерү һәр адымда шәркыйлеккә тарта. Искәрмә
рәвешендә әүвәл шуны әйтергә кирәк ки, русчадан тәрҗемә өчен дә, тәкълид
өчен дә бу телне Һәм шул шагыйрьләрне яхшы белү зарур. Тукайның
Уральскида, шәһәрдә алган белеме, һичшиксез, бу юлда җитди таяныч
булган.
Шагыйрьнең 1906 елда язган «Пушкиннән» шигырендә Шәрекъ-татар шартлары
өчен күпмедер дәрәҗәдә актуаль яңгырашлы күпхатынлылыкны гаепләү фикере
уздырыла. Лирик шагыйрь шундый язмышлы яшь хатын-кызга теләктәшлек белән
мөрәҗәгать итә. Пушкин шигырендәгечә, аңа, фонтанга барып, су чәчрәтеп
уйнарга куша, әмма, агымсуга карап, гомернең дә тиз һәм әрәмгә үтәчәген
уйларга киңәш итә. Нигезенә фаҗигачел-драматик кичерешләр салынган 9
юллык рус шигыреннән Тукай 10 бәйтлек, ягъни 20 юллык шигырь эшли. Болай
җәелүнең сере нәрсәдә? Шагыйрьнең иҗат үзенчәлегендә һәм укучыларның
киң катлавына үтемле булуын кайгыртуда, минемчә. Пушкиндагы тыгыз,
лаконик шигырь, барыннан да элек, элитар укучыны күздә тота. Ә Тукай
үзенә якын киң гавамны кайгырта. Иҗат үзенчәлеге дигәннән, ул тиз
язылган булырга охшый. Тәрҗемә өчен, Дәрдемәндчә, ашыкмыйча төпченү
сорала. Йөгерек ритмлы Тукай андый салмак тизлекне кабул итмәгән. Алай
гына да түгел, ул мавыга һәм урыны-урыны белән читкә дә китә. Менә шул
юлларга игътибар белән карыйк әле:

…Вәли ушбу фикерчекне дә уйла:

«Бу су ничек көмеш төсле агадыр,  

Агып барганда, чүп-чарны кагадыр;

Агып, күздән югалып, була гаиб,

Гаҗәп, кайда китә соң бу, гаҗаиб?»

Бу су юк булды бит, чыкмый өне дә,

Шулай ук юк булыр яшьлек көне дә.

Әлеге өзекнең өченче юлы мәгънә энергиясеннән, хис һәм тасвир сюжетыннан
читкә алып китә. Юкса фикер үзәгендә агымсуның юл уңаендагы эшләре
түгел, ә агу тизлеге ята.
Тукайның тәкълидләренә күз салганда, аның Гареб шагыйрьләреннән сайлаган
әсәрләре Шәрекъ традицияләре янында нинди яңалыклары, яки мәгънәви
төсмерләре белән аерыла соң? Күзгә ташланган иң мөһим үзенчәлек лирик
конфликтның характерында. Шәрекъ лирикасының традицион конфликты
хөкемдар белән иҗатчы шагыйрь, надан тирәлек белән гыйлем иясе, горур
гүзәл белән гыйшык утында янучы лирик каһарман, язмыш белән тормышның
газаплы мосафиры, котылгысыз үлем белән тормышка мәхәббәт каршылыгыннан
гыйбарәт.
XX йөз башы татар шагыйрьләре арасында Тукайның Европа шагыйрьләреннән
сайлаган әсәрләре, башлыча, шуның белән аерыла ки, аларның үзәгендә
җәмгыять белән шәхес арасындагы тирән конфликт һәм азатлык мотивы ята.
Ул Пушкинның 12 юллык «Узник» шигыреннән 26 юллык, ягъни 13 бәйтлек
«Мәхбүс» шигырен эшли, төп мотивларны Пушкиндагыча саклый: тоткын һәм
хөр бөркет мисалында сүрелмәс азатлык омтылышы чагыла. Шагыйрь һәр
күренешне детальләп җәя, ягъни шәрехли. Шунысы кызык: Тукай рус
шагыйреннән формасы ягыннан да парлы рифмаларга корылган үрнәкне
сайлаган. Дөрес, Пушкинда строфалар 4 әр юллы. Тукай, аны эзлекле дәвам
итеп, аннан 13 строфалы Шәрекъ шигыре ясый.
Лермонтовның «Пророк» шигырендәге җәмгыять һәм шәхес, томана һәм
консерватив тирәлек белән гали, игелекле җан — шагыйрь конфликты шул
нигездә эшләнгән «Пәйгамбәр» әсәрендә аеруча кискенлек белән
гәүдәләнгән.
Бу шигырьгә әдәбият фәне күптәннән игътибар итеп килә. Гали ага Халит
анализы әдәбият тарихларының хрестоматик өлешенә әйләнде. Минем үземнең
дә аны төрле аспектта яктыртып язган мәкаләләрем бар. Конкрет бу очракта
игътибарны менә нәрсәгә тупларга кирәк: пәйгамбәр темасы — Шәрекъ
әдәбиятының традицион һәм изге темасы. Ул безнең тарихи реаль
пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның тормышы һәм бөек эшчәнлеге хакындагы
кыйссаларда, яки Тәүрат һәм Коръәндә телгә алынган легендар пәйгамбәрләр
хакындагы хикәятләрдә, эреле-ваклы шигъри әсәрләрдә һәм халык иҗатының
мөнәҗәт жанрында яктыртылган. Рус шагыйрендә дә, татар классигында да
шул кыйссалардагы җыелма язмыш шагыйрьнең үз халәте белән бергә үрелеп
бирелә. Аллаһыдан пәйгамбәрлек вазифасы иңдерелгән зат халыкны якты,
туры юлга күндерергә алына да, әмма ул моны аңламаган һәм аңларга да
теләмәгән томана мохит тарафыннан мәсхәрә белән каршы алъша, нәтиҗәдә
калаларны ташлап чыгарга мәҗбүр ителә. Дөньяны һәм аның гыйбрәтле
тарихларын үтә күрергә сәләтле акыл, рухият иясе өсте-башы керләнгән,
каһәрләнгән көе, картлар өчен, балаларга гыйбрәт итеп сөйләр хәлгә
төшә… Кагыйдә буларак, монда да Тукай Лермонтовта гомумиләштереп
бирелгән деталь һәм мотивларны җәелдерә төшә, әсәрдәге фаҗига төсмерен
көчәйтә һәм шигырьдә үзенең иҗади язмышын да чагылдыра.
Картлар, бармак төртеп, балаларга пәйгамбәрне шулай тасвирлыйлар:

Күремсез, нинди беткән Һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән,
Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!

Тукайның: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» («Кыйтга»), «Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа» («Ваксынмыйм»), «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы» («Өзелгән өмид») дигән юллары «Пәйгамбәр» шигыре каһарманының халәтенә бик нык аваздашлар.
Ә шулай да бу шигырьнең Шәрекъ традицияләре янында принципиаль яңалыгы нәрсәдә соң? Теманың яктыртылыш ракурсында, үзенең кискен-тәвәккәл бирелешендә (русча әйткәндә, дерзкий характерында). 1000 еллык мөселман Көнчыгышы шигъриятендә ортодоксаль руханилар телендә дә, тәкъва суфилар телендә дә бу мөмкин булмаган хәл: шагыйрь үзен пәйгамбәр буларак яктырта, дөрес, күчерелмә-метафорик алымнар белән булса да. Ул, илаһияттән Җәбраил аша пәйгамбәрлек вазифасы алдым, ди. Кыскасы, әлеге теманы эшләгәндә, татар шагыйре ХIХ-ХХ йөз Европасындагы фикер хөрлегенә таяна. Принципиаль яңалык шунда.
Европа шагыйрьләренә һәм шигъриятенә тартылу Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә аеруча үзенчәлекле һәм көчле чагылыш таба. Кешелекнең шушы бөек хисен татыганда, аның күз алдына Европаның иң мәшһүр шагыйрьләре килеп баса:

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

 
Шуннан шагыйрьнең үзен дә кемнәр сафында итеп күрүен күз алдына китерергә мөмкин. Мәхәббәттән илһамланып язган шигыренең бәһа-дәрәҗәсен дә ул яхшы төшенә, шуны укучыларга курыкмыйча, горурлык белән хәбәр итә:

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
 («Мәхәббәт»)

Генрих һәйне иҗаты XX йөз башы татар шагыйрьләренең зиһенен шактый нык били. Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй аның «Әлман-сур» трагедиясен тәрҗемә иткән. Шагыйрь, дини көчләүне кичергән мөселман татар халкы вәкиле буларак, испан гарәпләре башыннан үткән шундый ук хәлләрдә үз тарихына охшаш фаҗигаләрне күргән. Католицизм тарихындагы фанатизмга нәфрәтле алман-яһүд шагыйре мөселманнар фаҗигасенә теләктәшлек белдерә.
Тукайга исә һәйненең мәхәббәтне гали хис буларак данлавы якын:

Мин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечө.
(«Мәхәббәт шәрхе»)

Тукай үзенең шигъри фикерләвендә Европа мохитенә, Европа реа-лийларына керә бара. Мәсәлән, татарның милли уянышын сәламләгән «Тартар кошы сайрый» дигән шигырендә шундый юлларны укыйбыз:

Сайрасын былбылларың,      
Чалынсын сазлар, татар.   
Чыксын шәмсең, эрсен кар,
Шалтырап аксын ермаклар;
Ятмасын мәңге, җитәр! —
Мисле сәлеҗ Сангатар.

Соңгы мисрагтагы «Сангатар» (Сен-Готард) «Алып тавындагы кар кебек» дигән мәгънәне аңлата. Гыйбарә гарәп-фарсы изафәсе рәвешендә язылса да, аннан шагыйрьнең үзен Европа шагыйре дә дип хис итүен тоярга була. Фикерләве тоташ шәркыять белән сугарылса да, әйтик, шәркый мифологиясе белән (Каф тавы, Сәмруг кош һ.б.) өртелсә дә, телендә Европа шагыйрьләре. Камиллек үрнәген ул алар да күрә. Юкса Риза Фәхретдинев аны «татар мәгаррие» итеп күрергә теләвен яза. Мәгарри, — чыннан да, Шәрекътә һәм дөньяда шагыйрьлекнең камил өлгесе. Әмма үз чорының иҗтимагый шартлары Тукайны Европага тарта. Буржуаз мөнәсәбәтләрдән ризасыз, романтик Европа шагыйрьләре аңа якын.

***

 

Тукайның шәкерт чагындагы хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән хатирәләре җан тетрәткеч документлар булып кала. Аларда ятим баланың таянычсыз, артык тамак булып кагылу-сугылулары, олылар назына һәм бер локъмә тәгамгә мохтаҗ халәте, кулдан-кулга күчеп йөрүләре йөрәк өзгеч фаҗига һәм үкенечләр тулы язмыш булып күз алдына баса. Сабый һәм үсмер чагы шушындый газаплар тирәнлегеннән узганга, ул халык хәсрәтен, дөньяның бер шагыйрендә дә булмаганча, ачы һәм әрнүле хисләргә төреп чагылдыра алган. Татар халкының бу баласын шушындый тетрәнү белән яратып үз итүе тикмәгә түгел: ул — Тукай язмышында үз тарихи язмышының чагылышын күргән. Аның шигърияте аша үзенең бөтен каһарман һәм фаҗигале тарихын танып белгән.
Шагыйрьнең хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән чәчмәсе бу оланны саклап калган изге затларның — ике Саҗидә апасының, Кырлайдагы Сәгъди карт гаиләсенең, Казандагы Мөхәммәтвәли белән Газизә исемле игелекле кешеләрнең (шагыйрь аларны «әти» һәм «әни» дип искә ала), Уральскидагы апасы белән җизнәсенең, Гурьевтагы ике туганының һәм башка бик күпләрнең — якты сурәтләрен теркәп калдырган. «Исемдә калганнар»да үги әбисе мохитендә бер Саҗидә апасының мәрхәмәтле, йомшак җанын ул болай тасвир кыла: «Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.
Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә».
1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатында мондый юллар бар: «Мөшфика (шәфкатьле. — Н.Х.) апаем! Синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне Кабердә ятсам да онытмам. Анам дарел-бакага рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, мәгәр син бар идең. …Җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә (оҗмах. — Н.Х.) керсәм дә йөрәгемнән китмәс».
Уральскидагы шәкерт Габдуллага Гурьев шәһәреннән ун сум акча җибәргән туганнары Әхмәди белән Әүхәди Абдуловларга 1904 елның 26  апрелендә язган хатында ул болай ди: «Имди сездән үтенечем: бән бичараны үзеңездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәңез». Шул хатында ул бай кардәшләренә, югарыда телгә алынган ярдәмнәре өчен, Мотыйгулла хәзрәт һәм хәлфәләренең кылган догаларын әйтеп яза.
Шагыйрьнең ятимлегенә кагылышлы мәгълүматларны тыныч күңел белән укырга мөмкин түгел. Әмма шунда бер бөек хакыйкать тә ачыла: ул — безнең туган халкыбызның җан юмартлыгы, инсани галилеге. Шушы бәхетсез сабый бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә. Тикмәгә генәмени ул соңрак:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, —

дип язган?
Тукай язмышындагы иң үкенечле хәл — аның кыска гомерле булуы.
27 яшь ул — егетләрнең өйләнү өчен өлгереп килә торган чоры. Иң тәәссефе шул: ул алай тиз үләрмен дип һич уйламаган. Ул титаник иҗат ниятләре белән яшәгән. Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 4 мартында, ягъни вафатына 2 ел вакыт калганда, ул менә нәрсә яза: «Бер поэма хакында башымда әнвагъ (күп. — Н.Х.) төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым (хыялымның нәтиҗәсе. — Н.Х.) — татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер». Шагыйрьнең кыска гомере татар һәм дөнья әдәбиятын никадәр хәзинәдән мәхрүм итеп калдырган?!
Әмирхан Еники, Хәсән Туфан вафатыннан соң: «Ул үзенең әйтәсе килгән бөтен сүзен дә әйтеп бетерми китте. Бөек шагыйрьләр беркайчан да сүзен әйтеп бетерә алмыйлар», — дигән иде. Бу чыннан да шулай. Әмма аның калдырган хәтле иҗаты да — үлемсез бөек хәзинә! Без ул хәзинә белән үзебезне дөньяның иң бай халыкларыннан хис итәбез.

Нурмөхәммәт Хисамов,
филология фәннәре докторы, профессор
 
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

 

 


Нурмөхәммәт ХИСАМОВ  Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе >>>

Зөфәр РӘМИЕВ  Шагыйрьнең күптомлы басмалары >>>

Г.Тукайның 6 томлыгы >>>

Комментарий язарга


*