ТАТ РУС ENG

Әйтәсем килә

Мөсадиф улса татарка — качар, йөзен каплар да;
Миңа ул  күрсәтер  артын, — йөгерер, тиз-тиз  атлар  да.

Минем  шул хәлдә күңлемнән болай дип әйтәсем килә:
– Миңа күрсәтмә сән артың, чөн артың кадре сартларда.

Килешмәс безгә бу эш: бән – татармын, сән дә – татарка;
Юлыңда гизмәли сәрбәст вә җанаш улма сартларга.

Бырак чапаныңый — хурлыкка салма кәндү кәндүзең,—
Бохарилар чапани хас дорур капларга атларга*.

Бохарилар пылау дамлар вә яхуд бәтчәләр дамлар**;
Аларда илтифат итмәс матур кызларга картлар да.

Хатыннар әйләнер артын, ки ягъни бәтчә зан итсен
Дә зәүҗе сәүсен аны, сән гаҗәплән!  Бөйлә шартларга.

Бези сән әйләмә тәхкыйрь чапанларла вә артларла,
Безем саф милләти угъратма мондый сасы тапларга.

Бохара һәдияседер – схоластикдай вабалар һәп;
Сезә — нисвана — манигъ бу, безә һәм — алга атларга ***.

Ничек язмый чыдыйм соң мин? — Тотың  мәгъзур, укучылар, —
Бохарилар сәбәп бу рәсмә бүлмәкләргә — шартларга.

* Ташла чапаныңны — хурлыкка үзеңне үзең салма,—
Бохарлылар чапаны ярый тик капларга  атларга.
** Бохарлылар пылау пешерә һәм яшь егетләрне аулый.
*** Бохара бүләге ул схоластика ише авырулар;
Хатын-кызга һәм безгә дә киртә бу алга атларга.
Мөсадиф булу — очрау.
Чөн — чөнки.
Гизмәли сәрбәст — иркенләп йөр.
Бәтчә зан итсен — яшь егет, дип белсен.
Зәүҗе — ире.
Бөйлә — мондый.
Әйләмә тәхкыйрь — кимсетмә, хурлама.
Угърату — дучар итү.
Тотың мәгъзур — ихтыярсыздан шулай эшләгән, дип гафу итегез.
Бу рәсмә бүлмәкләргә — болай итеп аерып күрсәтеп бирүгә.

(«Әйтәсем килә». — «Уклар»ның 1906 елгы 1 июнь (1 нче) санында имзасыз басылган. «Уклар» журналының һәр санында зур урын алган темага — хатын-кызны азат итү, «чапан астыннан чыгару» темасына язылган бүтән шигырьләре, парчалары һәм мәкаләләре, теле-стиле, бохаралыларның кыргый гадәтләренә карата нәфрәтле сүзләре белән бу шигырь Тукайныкы икәнлегенә ышандыра. Ф.Сәйфи-Казанлы аны Өчтомлыкның 1 нче томында (1929) «Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр» бүлегенә керткән.
Текст «Уклар»дан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*