***
Укыгыз, кызлар, укыгыз!
Күп хәлләрне белегез!
Остабикәләрне ташлап,
Мәктәпләргә керегез!
Муллалар, сезне укытмыйча,
Сезнең үзәккә үтәләр;
Мәдрәсәдә яшь егетләр
Сездәй кызны көтәләр.
Конфет ашаган акчагыз
Үз яныгызга калсын;
Инлек-кершән акчалары
Ваклап җыела барсын.
Шулай ваклап җыйсагыз да,
Бер кесә алтын тулыр;
Тамчы-тамчы тамган судан
Тирән диңгезләр булыр.
(*** («Укыгыз, кызлар, укыгыз!..»). — Тукай үзе исән чагында басылмаган. Уральскида «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә Тукай белән бергә укыган Шәриф Каюмов, аның шигыре дип, үзенең истәлекләрендә китерә. (Бу истәлек Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Шигырьнең язылу датасы мәгълүм түгел, шулай да аны 1901 ел ахыры яки 1902 ел башында (Ш.Каюмов «Мотыйгыя»гә 1902 елның көзендә килә) язылган өйрәнчек шигырьләренең берсе дип кабул итәргә мөмкин. Беренче тапкыр беренче Дүрттомлыкның 1 нче томында (1955) «Искәрмәләр»гә керештә китерелгән. Аннары икенче Дүрттомлыкның 1 нче томында (1975) «Өйрәнчек шигырьләр» бүлегенә урнаштырылган.
Текст Ш. Каюмов истәлекләреннән алынган.
«Бервакыт җәй көне, — дип яза Ш.Каюмов, — мәдрәсәгә Тукай янына Ярулла мөәззин килә. Мәдрәсәдә тактадан бүленгән бердәнбер бүлмәдә Тукай тора иде. Ярулла мөәззингә мин самавыр кайнатып өлгертәм. Чәй янында мөәззин Тукайга җырларга куша. Тукай, бер-ике җыр җырлагач, мулла кызларына карата болай җырлый башлый…» (Шуннан соң Ш.Каюмов «Укыгыз, кызлар, укыгыз!»ны китерә.) «Тукай Ярулла мөәззиннең буйга җиткән ике кызы барын белеп җырлый иде. Тукай кешенең күз алдында тәнкыйть итә, һич тайчанмый, оялмый, баш ими, тәрилкә тотмый; аңарда ирек сеючәнлек зур иде». («Тукай турында истәлекләр». — 65 б.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).