ТАТ РУС ENG

Бәндәләр

Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр!
Җантимерләрнең итек астын ялаучы бәндәләр.

Ярлыга ярты тиен артса — җылаучы бәндәләр,
Күзгә, ачларны аяп, төкерек сылаучы бәндәләр.

Күп, шөкер! — Бездә исәпсез күп иманлы бәндәләр,
Әмма юк соң, юк туры динле вә җанлы бәндәләр.

Бай халык! Бай милләтемдә шактый ишле бәндәләр,
Тик… Ходай, ник каргадың? — юк бер дә башлы бәндәләр.

Бездә бар комган, читек, казылык сатучы бәндәләр,
Бармы ачларга сынык икмәк атучы бәндәләр?

Без хәез-истинҗаны ятлап та белгән бәндәләр,
Без «фани» тормышны ташлап, бик тиз үлгән бәндәләр.

Бездә бик күп бит «Мөхәммәдия» көйләүче бәндәләр,
Тик менә… бик-бик сирәк идеал биләүче бәндәләр.

Бездә байтак зур авызлы, оста телле бәндәләр,
Тик күренми күпне белгән, тук күңелле бәндәләр.

Ис тә киткәч бездә күп зур-зур сакаллы бәндәләр,
Әмма һич артык күренми хәлле-маллы бәндәләр.

Бездә аз-маз чыккалый динне танучы бәндәләр,
Бармы мәзлум кыз-хатынны кызганучы бәндәләр?

Күп — «мөселманлык калыпта» дип белүче бәндәләр,
Күп — газаплы, көчле яшьләрдән көлүче бәндәләр.

Юкмы диңгезнең суын зәмзәм дип эчкән бәндәләр?
Бармы бер чында адәмлеккә ирешкән бәндәләр?

Бездә беткәнме оятсыз, исрек, азгын бәндәләр?
Бармы үз халкын сөеп эшләүче алтын бәндәләр?

Бездә,  шиксез,  күп — намазны  ташламаучы бәндәләр,
Азмы таз башлыкны пакь дингә ямаучы бәндәләр?

Бездә бар: «Илһам, каләм — сатлык», — диюче бәндәләр,
Ак яка, тарту, эчү — «аклык» диюче бәндәләр.

 

Җантимер — жандарм, полиция.
Хәез-истинҗа — күрем күрү, аннан соң пакьләнү.
Мәзлум — кыерсытылган, кимсетелгән.
Чында — чынында, чыннан да.

(“Бәндәләр”. — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы
41 нче (15 июль) санында Тукайның «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязма-очеркы
артыннан ук имзасыз басылган. Ахырга «4 декабрь» дип куелган. Беренче тапкыр
Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) «Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр» рәтенә
кертелгән. Н.Исәнбәт аны «Казан утлары» журналының 1966 елгы 4 нче санында
«Тукайның моңарчы чыккан җыентыкларына кермәгән кайбер шигырьләре» дигән
мәкаләсендә искәрмәләр белән бастырып чыгарды, аннары шигырь икенче
Дүрттомлыкның 2 нче томында (1976) бирелде.

Текст «Ялт-йолт»тан
алынган.

Ф.Сәйфи-Казанлы
«Бәндәләр»не «…Тукайның шул вакыттагы җәмәгать хәленә ясаган тәнкыйте» дип
бик дөрес бәяли һәм аның имзасыз басылуын: «Ул вакытларда цензура Тукай
шигырьләрен нык тикшергәнгә күрә, имзасын куймаган булырга кирәк», — дип
аңлата. Бу аңлатуда, әлбәттә, хаклык та бар. Әмма сәбәп монда гына түгел,
күрәсең. Тукай журналның бер үк санында 2, 3 яки аннан да күбрәк шигырь, парча
яки мәкаләләре басылган очракта, еш кына бер-ике әсәрен имзасыз да бирә. Шагыйрь
үзе оештырган, чыгарган «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт», «Аң» журналларының гына
түгел, үзе язышкан «Мәктәп» журналы, «Әлислах» газетасының да һәр саны диярлек,
кагыйдә буларак, аның шигыре яки мәкаләсе белән ачыла. Әгәр инде берничә әсәре
басылса, алар күп очракта бер-бер артлы, башлыча журналның алгы өлешендә
биреләләр. Исем-фамилиясе, псевдонимнары яки имзасыз шигырь, фельетон,
мәкаләләре аралаштырып та урнаштырыла. Әйтик, «Сәяхәте көбралар ясаучы Шүрәле»
имзасы белән «Мәкаләи махсуса» баш мәкалә урынына бирелгән, аның артыннан
«Бәндәләр» шигыре имзасыз гына урнаштырылган.

«Бәндәләр» шигыренең
ахырына «4 декабрь» дип куелган. Әле Тукай исән чакта ук журналга язышкан,
аннары редакциядә эшләгән Ф.Сәйфи-Казанлы, шигырьнең Тукайныкы икәнен исбатлау
өчен, тагын болай ди: «Аннан соң «Ялт-йолт»та бары төп язучы Тукайның
шигырьләренә генә тарих куеладыр иде». Монда да зур хаклык бар. Чыннан да,
Тукай шигырьләренә, бигрәк тә 1910 еллардан соң, дата куела. Әмма бик сирәк
очракларда гына кайбер бүтән авторларның әсәрләре астында да дата күренә. »

«Бәндәләр» шигыре исә,
югарыда китерелгән «техник» билге-үзенчәлекләрдән тыш, үзенең темасы,
теле-стиле, сатирик көче белән «Тукайныкы булуы ихтимал» дигән фикергә китерә. Ниһаять,
Тукай турындагы бер истәлектән: «1) Муса әфәнде ят кеше… өстенә фәүкыльгадә
тәкәллефле, — Тукайның үз тәгъбиренчә, — төче телле. Төче теллелекне ул үзе
шулай тәфсир кыйла: ул менә — Муса әфәнде була инде — юк кына нәрсәне
тәкәллефләндереп зурайта, «зате галиләре, бәндәләре» ди… Әллә нәрсә вә әллә
нәрсәләр катыштыра да ике арага пәрдә сала да куя. Шуның өчен, никадәр якын
булырга теләсәң дә, аның белән рәхәтләнеп, тәкәллефсез сөйләшеп булмый. Ул
«зате галиләре» ди бит инде. Аңа каршы син ни дип әйтергә кирәк?..»* (*
Бәкер К. Тукай
Петербургта//Тукай турында замандашлары. Казан : Татар, кит. нәшр., 1960. – 167
б.).

Әйтергә кирәк, Тукайның
төрле әсәрләрендә М.Бигиев хакында әйткән фикерләре нәкъ менә «Бәндәләр»дә
сурәтләнгән сыйфатларның күбесенә туры килә.

«Мөхәммәдия» — төрек
шагыйре Мөхәммәт Чәләби Язычы угылы (1451 яки 1453 елда үлгән) тарафыннан
төзелгән көйле әсәр.

Сәяхәте көбра — зур
сәяхәт.

Фәүкыльгадә тәкәллефле —
артык дәрәҗәдә төче теллеләнеп хөрмәт күрсәтү.

Зате галиләре — «олы,
хөрмәтле шәхесләре» мәгънәсендә.

3әмзәм — Согуд
Гарәбстанындагы Мәккә шәһәрендә Кәгъбә (мәчет) янындагы кое исеме. Шифалы дип,
аның суын хаҗга барган кешеләр махсус савытларга тутырып алып кайта торган
булалар

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*