Утыз биштә мәхәллә башы булдым,
Кырык яшьтә Дума әгъзасы булдым;
Бу хәзрәттә дини хис бар, диделәр,
Думада динне саклар бу, диделәр.
Бу көндә мин ишанлыкның юлында, —
Тройскидән шәһадәт бар кулымда.
Бу көн мин — «Дин-мәгыйшәт»кә язучы
Вә яшьләр юлына чокыр казучы.
Вәгазь әйтәм халыкка җомгаларда,
Котыртам: каршы торсыннар аларга.
Симердем мин — сигез пот булдым инде:
Ашаганым мөселман ашы сеңде.
(“Җабир хәзрәт мактана”. — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 5
нче (15 май) санында «Күрдем» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Җабир хәзрәт — Уфа
губернасыннан Беренче Дәүләт Думасына сайланган иске фикерле мулла, «Хәсәния»
мәдрәсәсе имамы Сабир әл-Хәсәни (Сабирҗан Хәсәнев, 1866-?). Алдынгы карашлы
яшьләргә каршы чыгып, байларны, сәүдәгәрләрне яклап, газета-журналларга (бигрәк
тә «Бәянелхак»та) усал-усал мәкаләләр язганы өчен, Тукай бу хәзрәткә күп
тапкырлар үткен сатирик укларын җибәрде. «Алай-болай» дигән фельетонында
аңардан, Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшевнең «остабикәсе, кече хатыны» дип
көлде; «Керешү хотбәсе» дигән памфлетында аны «юләр, консыз, җирәнгеч,
кешелекнең бөтен яхшы сыйфатларыннан мәхрүм… Такырҗан Хәсәни» дип атады.
«Җабир хәзрәт мактана…»
сатирасы үлчәме, теле-стиле белән генә түгел, темасы, эчтәлеге белән дә
Тукайныкы булуы ихтимал дигән фикергә китерә.
Тройскидән шәһадәт бар
кулымда. — С.Хәсәни — Зәйнулла ишан Рәсүлев шәкерте, Троицк (хәзерге Чиләбе
өлкәсе) шәһәрендә «Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлаган була.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).