Җан сатар, вөҗдан сатар,
Белмим-беләм юк — лаф атар;
Искелекне сөрмә иткән —
Тап бу кем?! — Белдем: татар.
Яз эреп беткәндә кар, боз
Һәм никях вакътында кыз
Күл ясыйлар күз яшеннән. —
Җә бусы кем, тапчыңыз?
Ат дисәң, арбасы юк һәм
Күздә канлы яше чук;
Йөгрә көн-төн, юк йокы, арганы юк.
Куркадыр: тозсыз бу ашым,
Тагы калган кайнасы;
Зәһрене сачә моңарга —
Кем бу? — Бар кайнанасы.
Ал галстук, ак яка,
Шып-шыр кесә — байлык сата;
Кыш буенча тук була бу,
Ач җатадыр җәй ката.
Мәгълүмат тездән, белем шәп!
Юк сүзендә бер хата.
Белмидер үз үлчәвен —
Әйт: кем булыр бу сапсата?
(“Табышмаклар”. — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы
39 нчы (1 июль) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
Теле-стиле, үлчәме,
тапкыр сүзлелеге, темасы Һәм Тукайның аерым сүзләре, гыйбарәләре очравы
күңелендә аларның Тукайныкы булу ихтималын тудыра.
Шигъри табышмаклар иҗат
ителү төрки-татар сүз сәнгатендә элек-электән үк күзәтелә. «Ялт-йолт»та
басылган табышмаклар да шул традицияне дәвам иттерү булып тора.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).