ТАТ РУС ENG

Хур кызына

Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни,
Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни.

Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең,
Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең,

Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави,
Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави.

Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен,
Яратырмын, янармын да көярмен.

Калур мәнсә бәнем әрзый сорурым,
Кәлүр җәннәткә махсус бер горурым.

Сәнең һәрбер сүзеңдер җанга рахәт,
Идәр дил һәр сүзеңдин истирахәт.

Сәнең җисмең яратылмыш сәма чөн,
Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн.

Сәсиң әгъля бәлябилең сәсиндән,
Фиракъ эстәрме һичбер кимсә сәндән?

Вөҗүдең һәп мөкаддәс, мөхтәрәмдер
Вә ләмсе без гөнаһкярә әрәмдер.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,
Матурларның матурындан матурсың.

Гүзәлсең сән, зөбәрҗәдсең, ләгыльсең,
Вәли сән җир кызы төсле дәгелсең.

Сәнең хөснең, дөрест, һәр мәдхи йөкли,
Вәләкин җир кызы сәндин сөекле.

Хәзерге әдәби телдә

Хур кызына


Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,
Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.

Беләм инде: мине әсир итәрсең,
Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең.

Табигый, синең күркәмлегең күкнеке
Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.

Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,
Яратырмын, янармын да көярмен.

Онытылыр җир йөзендәге шатлыгым,
Килер җәннәткә хас горурым.

Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,
Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә.

Синең гәүдәң яратылган күк өчен,
Телең — зикер-тәсбих өчен, мактау өчен.

Тавышың сандугач тавышыннан матуррак,
Кем теләр соң синнән аерылырга?

Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле,—
Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың;
Матурларның матурыннан матурсың.

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,
Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,
Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

Әфсүн итәрсең — «әфсүн укып (сихерләп) үзеңә каратырсың» мәгънәсендә.

(«Хур кызына». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 сентябрь (9) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «3 нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст шуннан алынган.
Шигырь М.Лермонтовның «К деве небесной» (1831) әсәреннән икътибас (алу, файдалану) рәвешендә язылган. Бу хакта Тукай болай язган: «Төрекләргә тәкълид (иярү) вакытында Лермонтовтан бик зәгыйфь бер тәрҗемәм» («Мәҗмугаи асар», 1914).
Лермонтов шигыренең тексты түбәндәгечә:
Когда бы встретил я в раю
На третьем небе образ твой,
Он душу бы пленил мою
Своей небесной красотой;
И я б в тот миг (не утаю)
Забыл о радости земной.
Спокоен твой лазурный взор,                                      
Как вспоминание об нем;                                           
Как дальний отзыв дальних гор,
Твой голос нравится во всем;
И твой привет и твой укор,
Все полно, дышит божеством.
Не для земли ты создана,
И я могу ль тебя любить?
Другая женщина должна
Надежды юноши манить;
Ты превосходней, чем она,
Но так мила не можешь быть!
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*