Тау башкайларында асыл таш — төлке балалары тараткан;
Ак бүрек — кар кебек; аузы — шикәр, теле — бал кебек.
Бәндә теләүләре белән булмай, бер ходаем шулай яраткан;
Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса, каршы ала.
Очырдым һомай, ай, кошларын, таба алмадым кунган төшләрен;
Агын су агыза; яшь йөрәгем яна ялгызга.
Алларына килми, һичкем белми бер ходайның язган эшләрен;
Агын су йөзәргә; яна йөрәгем — ничек түзәргә!
Алып та ла бирим пар беләзек: киярсең син ике кулыңа;
Ак бүрек — кар кебек…
Бәхетле дә бала тугъры килә җаннары да тыныч урынга.
Агын су каршы ага…
Ялан җирдә үсә, ай, куш каен, яфраклары җилгә бәйләнә;
Агын су агыза…
Исләремә төшсә — исем китә, исемә керсә — башым әйләнә;
Агын су йөзәргә…
Без китәрбез, дуслар, сез калырсыз, камышлардан күпер салырсыз;
Ак бүрек — кар кебек; авызы — шикәр, теле — бал кебек.
Без киткәндә, юлга карый-карый, тилмерешеп елап калырсыз;
Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса, каршы ала.
Һаваларда йолдыз иләк-иләк, Җидегән йолдызлары бик сирәк;
Агын су агыза; яшь йөрәгем яна ялгызга.
Бу фани дөньяларны көтәргә карчыгадан уңган ир кирәк;
Агын су йөзәргә; яна йөрәгем, ничек түзәргә!
Җырлар дәфтәре >>>