Сандугачлар сайрый саз җирдә,
күкәйләрен салыр как җирдә;
Кызарып та кояш чыккан чакта
бик ямансу була ят җирдә.
Сандугачлар кайда? — талларда;
балалары кайда? — яланда;
Кайгырмасана, газиз башым,
язмышларың кайда — син дә анда.
Сазда гына микән ак каен,
сандугачлар сайрый таң саен;
Исләремә төшәсең, җаныкаем,
аякларым атлаган саен.
Сары сандугачның баласы
тамаклары туймай сайрамас;
Сагындыңмы? — диеп ник сорыйсың,
сагынмагач, йөзләр саргаймас.
Тәрәзә дә төбе гыйнар-гыйнар,
гыйнарлар да түгел гыйнывар;
Сагынган да чакта хатлар җибәр,
Алла хакы өчен, зинеһар.
Сахраларга чыксам, җирсәямен
төрле чәчкәләрнең исенә;
Сахраларга чыгып йөрегәндә,
сән төшәсең бәнем исемә.
Башларыңа кигән түбәтәең
түбә түгәрәген кем уйган;
Исемнәрең шәриф, йөзең күркәм,
исем шәрифләрең кем куйган?
Чук каенлыкларның какысын —
җыеп ашар идем татлысын;
Валла, җаный, бик хәкыйкать:
кил, ташлама Алла хакы өчен.