Сандугачны тотсаң иде талга тезелгән чакта;
Сөйгәнеңне күрсәң иде җаның өзелгән чакта.
Сары сандугач тотаем, телен ничек отаем;
Бергә үстек, бергә йөрдек, шуны ничек онтаем.
Сары сандугач баласын кулларымда сайратам;
Күрер күзгә чибәр түгел, әллә нигә яратам.
Сары сандугач буласың сарылы күлмәгең кигәч;
Дошман сүзенә карама, үзеңнең күңлең сөйгәч.
Сары сандугач баласы басып сайрар тал тапмый;
Газиз башым, нихәл итим, сездән башка ямь тапмый.
Сары сандугач баласы тал төбендә таш ашый;
Тасма телләргә ышанма: тасма телләр баш ашый.
Сандугачлар сайрашалар юл буенда усакта;
Соңрак кирәк булырбыз — әле «усал» булсак та.
Сары сандугач баласын тотсам да үтермәс идем;
Җаныем белән бер кич кунсам, үлсәм дә үкенмәс идем.
Җырлар дәфтәре >>>