Җем-җем кара сачеңпе көн дә майлап тарыйсың;
Ике күзеңне тутырып инде кемгә карыйсың?
Беләзегем сынды диеп сандыкларга ташлама;
Бу илләрдән китте диеп башка ярлар башлама.
Ач капкасын — гөл бакчасын, кояш төшсен түтәлгә;
Күзем төшсә, күңлем төшми синнән башка бүтәнгә.
Читек киеп, ката киеп басма җирне уйганча;
Синең сылу йөзләреңне күрем микән туйганча?
Күк күгәрчен күгелҗем, җиргә төшәр җим өчен;
Эчкәйләрем өзеләдер бер сөйләшер сүз өчен.
Безнең җанкай сачен тарый гөлдән тамган май белән;
Әйтер сүзен әйтә алмады, әйтер әле җай белән.
Аллы яулык зур булмас, элеп куйсаң — шәл булмас;
Сөйгән ярың чибәр булса, бүләкләрең жәл булмас.
Салкын чишмә суы сары, төбе чирәмгә күрә;
Әнкәңне дә бик сөямен, үзең чибәргә күрә.
Аргы яктан болыт килә: яңгыр микән, кар микән;
Исән микән, саулар микән, бән исендә бар микән?
Сезнең ара, безнең ара — өянке белән каен;
Шул каенга менеп карыйм сезне сагынган саен.
Тирәзә тәбем юынган, сайрап сандугач кунган;
Күрмәгәнгә байтак булды: җаныем былбылдай булган.
Җырлар дәфтәре >>>