ТАТ РУС ENG

«Шомрай» көе

Тәгәрмәчнең бүкәне тәгәрәми микәнни;
Безнең болай йөрүләрне дуслар белми микәнни?

Яшел крандас, яшь җирән ат, җиксәм дуламас микән;
Шул матурга хатлар язсам, укып еламас микән?

Йөгреп бардым, сикреп мендем яңа салган кибеткә;
Кызлар үзе килсә иде җаны сөйгән егеткә.

Алыйк атның аласын, алдыртаек дагасын;
Сеңелесе матур булгач, дус күрәек агасын.

Җиделе лампа, мамык филтә яна кибет алдында;
Калфакларын кыңгыр салып, җаныем йөри алдымда.

Безнең турыда зур тугай, уртасында бер курай;
Хатны салсаң, сал почтавай, почтавайдан тиз урай.

Безнең биек тавыбыз, өзелә камыт бавыбыз;
Ел тәүлеге унике ай, сызыла йөрәк маебыз.

Биек-биек юкәләр, өйдә микән бикәләр;
Әйдә булса бикәләр, керми китсәң — үпкәләр.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*