Мәсҗетләр дә башы кыйгач-кыйгач,
кыйгачлары саен сандугач;
Кычкырып та җырлап ук җибәрдем,
яшь йөрәгем ут кебек кабынгач.
Әле дә хәсрәтләрем дә юк кебек:
яна йөрәккәйләрем ут кебек.
Ямьле дә лә иде, ай, бу бакча
төрле чәчкәләре дә бар чакта;
Кадерле дә иде бу башкаем
әткәй-әнкәй кулында чакта.
Нимеч ясый алтын да тәхетне;
ким кыйлмасын ходаем бәхетне.
Йөгереп кенә кердем бакчага,
өзелеп тә лә төште шул бер алма;
Яшь йөрәккәйләрем ут тик яна —
сабырлык та бирсен шул бер алла.
Әле дә хәсрәтләрем дә юк кебек…
Уклар да аттым төзәп камышка,
камыш та ла аша аккошка;
Нурлы гына йөзем бик саргайды
күкрәкләрем тулы ла сагышка.
Нимеч ясый алтын да тәхетне…
Шәһәрләргә кояш төшәдер,
бакчаларда алма пешәдер;
Агай-энеләрдән ярдәм булгач,
әткәй-әнкәй исемә төшәдер.
Әле дә хәсрәтләрем дә юк кебек…
Каз канаткайлары ак булыр,
ир канаткайлары ат булыр;
Төшмәсәнә дошманнар кулына —
үз туганкайларың ят булыр.
Нимеч ясый алтын да тәхетне…
Су буйкайларында каз кычкыра:
адашкандыр аның бәбкәсе;
Адашкан да бәбкә кушылганчы
саргаядыр аның әнкәсе.
Әле дә хәсрәтләрем юк кебек;
яна йөрәкләрем ут кебек.
Безнең дә лә авыл — бик зур авыл,
кыйблалардан килә җил-давыл;
Соңыннан бәхетләрем әллә булыр —
әле хәзергесе бик авыр.
Нимеч ясый алтын да тәхетне;
ким кыйлмасын ходаем бәхетне.