Тимерчедәге иске тимер кисәкләре арасына бер Алмас кылыч ташланып, бу Алмас шуннан базарга чыгарылып, базарда бер Мужикка сатылган иде.
Мужикның гыйлеме ни дәрәҗәдә икәне билгеле инде. Ул, Алмасны саплап, аның илә урманга барып, чабатага җүкә агачлары кисә башлады. Шулай ук самавыр куйганда чыралар яру, мич якканда чыбыклар кисү, көз көннәрендә бакчада бәрәңге, шалкан казу — барчасы Алмас хезмәте иде.
Шул рәвешчә Мужикка бер ел кадәре хезмәт иткәч, Алмас кителеп, теш-теш булып беткәч, Балалар Алмасыбызга атланып, ат итеп уйный башладылар. Ахырда Алмасның сабы да төшкәч, аны сәке астына ташладылар.
Шул ук сәке астында бер Бәрән бар икән. Бу Бәрән Алмасның болай түбән дәрәҗәдә изелгәнен күргәч:
— И бичара Алмас! Синең бөтен дөньяны тоткан шөһрәтең кайда? Син чабатага җүкәләр хәзерләп, балчыклар казып, иң ахырда Балаларга уенчык булып йөрергә оялмыйсыңмы? — диде.
Алмас аңар каршы:
— Әйе, мин гаскәрләр кулында заманында дошманнарга Арысланнан гайрәтлерәк идем, әмма бу Мужик кулына төшкәч, дөрест, начар хезмәтләрдә йөрим. Ләкин бу тугрыда оят миңа булмый, бәлки, минем ни эшкә яраганлыгымны белмәгән Хуҗамгадыр, — дип җавап бирде.
Алмас — алмаз.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел